Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель 2018, 14:37

Зелпе дип алган идем, ...бүре җиләге үсте

Еш кына халыкның моң-зарын тыңларга туры килә: шәфталу дип алган үсентесе усак булып чыга

– Еш кына халыкның моң-зарын тыңларга туры килә: шәфталу дип алган үсентесе усак булып чыга, – ди Илдус Алмакаев. – Кызганычка, намуссыз сатучылар төрлечә хәйләләшә. Ялган сертификат ясатулары да ихтимал. Шуңа күрә алардан Федерациянең фитосанитария һәм ветеринария хәвефсезлеге хезмәтенең атаулы беркетмәсен таләп итегез. Документның саны була, шуның буенча оешма сәхифәсенә кереп, аның чынмы-ялганмы икәнлеген тикшерергә мөмкин. Моннан тыш, авыл советыннан яки муниципалитеттан сатучының җиләк-җимеш культуралары үсентеләре үстергән биләмәсе булуын раслаган белешмәсен сорагыз. Бу белешмә йорт кенәгәсе нигезендә бирелә, ул рәсми хисап документы булып тора. Әгәр сатучы шушы документларны күрсәтүдән баш тартса, акчагызны да, вакытыгызны да әрәм итүегез ихтимал.

Сатып алачак үсентене игътибар белән карагыз. Үсемлекнең тамыры көчле, тармаклы, орысыз яки зыянсыз булырга тиеш. Әгәр үсемлек савыт-капта икән, аның чыннан да шушы туфракта үсүенә, сатар алдыннан гына тыгып куелмавына инаныгыз.

Тамырлары дымлы мүккә, пычкы чүбенә яки һич булмаса юеш чүпрәккә уралган агачларга өстенлек бирегез. Сулы чиләккә утыртылган үсентеләрне сайларга киңәш итмим, суда озак торса, тамыр үлә.

Аннары өске өлешен күздән кичерегез. Агач артык зур булырга тиеш түгел. Асылда 1-2 яшьлек агачлар сатыла. Әгәр ул безнең төбәктә үстерелгән икән, зур булмаячак. Сезгә тәкъдим иткән агач зур икән, аның җылы якларда үстерелүе яки үсеш стимуляторы белән артык туендырылуы ихтимал.

Утырту өчен кайсы сортларны сайлау кулай? Туймазы районы дала төбәгенә карый. Шуңа күрә салкыннарга чыдам сортларга игътибар итегез. Мәсәлән, кура җиләкнең Турмалин, Награда, Киржач, Бархатная, Иллюзия сортлары әйбәт.

Алмагачның иртә, уртача өлгерешле һәм кышкы сортларына тукталыгыз. Җәйгеләр – иң татлылары, әмма алар корткычларга тиз бирешүчән, чөнки иртә чәчәк ата. Белый налив (июнь ахырында өлгерә), Летнее полосатое (июль башына) сортлары яхшы. Барбарис тәме килгән Конфетное, Медуница сортлары баллы. Терентьевка, Башкирская красавица отышлы, алар соң өлгерә. Кышкы сортлардан Антоновка, Жигулёвское, Магнитогорское зимнее сортларын тәкъдим итәм.

Груша яратучыларга Богатая сортын киңәш итәм, аның җимешләре мартка кадәр саклана, гөблә һәм черек авыруына бирешми. Сказочная, Северянка, Башкирская летняя сортлары да кулай.

Владимирская, Заря Поволжья, Уральская рубиновая чиясе эре була.
Читайте нас: