Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель 2018, 13:24

Мәргәннәр кайда укый?

1нче гимназиядә интерактив тир барлыкка килгән

1нче гимназиядә интерактив тир барлыкка килгән


1нче гимназия тирында ату тавышы да ишетмәссез, дары исе дә сизмәссез. Чөнки биредә атарга лазер-ату тренажёрында өйрәтәләр. Компьютер җиһазы, интерактив чәп һәм аңа лазер нуры белән атучы корал.

– Чын корал кебек эшләүче хәвефсез тренажер булуы мөһим моның. Аткан вакытта тәте бәрелүдән тренажёрның тавыш датчигы эшли башлый. Ә пуля тигән урын экранда яньчелү рәвешендә теркәлә, – дип сөйли тормыш иминлеге нигезләре укытучы-тренеры Илнур Гайфуллин. – Төбәү һәм яньчелү-тишек турындагы бөтен мәгълүмат киләсе анализ өчен компьютер хәтерендә саклана. Ягъни мәргән төбәгән һәм аткан вакытта җибәргән хаталарын ачыклый ала.

Тормыш иминлеге нигезләре кабинетында оештырылган интерактив тир малайларны гына түгел, кызларны да җәлеп итә. Гимназия кызлары чәмле халык. Атарга өйрәнүдән кала, Илнур Гали улы карамагында парашют спорты белән дә шөгыльләнә алар. Тәрбияләнүчеләрнең берсе – 11нче сыйныф укучысы Энҗе Гайфуллина, биш тапкыр сикереп, быел өченче парашют спорты разрядына ия булган.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: