Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 апрель 2018, 12:57

Авыл халкы, сездән яңалыклар көтәбез!

Иң шәп мәгълүмат авторы бүләкләнәчәк

Иң шәп мәгълүмат авторы бүләкләнәчәк


Гәзитебездә әледән-әле кечкенә яңалыклардан “Авыл тормышы” туплана. Аларны гадәттә авыл биләмәсе хакимияте башлыклары бирә. Әмма авыл советлары зур, җитәкчеләр бар яңалыкны да белеп бетми.

Шуңа күрә старосталарга, авылның чәмле әгъзаларына авыл хәбәрчеләренә әверелергә тәкъдим итәбез. Мәсәлән, Татар-Олкан авыл советына 11 авыл керә! Салкын Чишмә, Бәләкәй Бикмәт авыллары халкының хәл-әхвәлен беләсе иде. Яисә Югары Бишенде авыл советы карамагындагы Юкәле Чишмә һәм Көектамак авылы халкын ниләр борчый?

Бәлки, соңгы тапкыр чаңгы шуарга баргач урманда поши күргәнсездер. Күршегез лимон агачы үстерәдер, мөгаен. Без сездән килгән бөтен хәбәргә дә шат булачакбыз: авылда яшәгән оста чигүче китапханәдә күргәзмәсен оештырган; ирекле ярдәмчеләр авыр хәлгә тарыган гаиләгә булышкан; кыю кешеләр янгынны “буйсындырган”; игезәкләр туган; ташландык авылга кешеләр кайта башлаган...

5-39-32 телефонына шалтыратыгыз һәм авыл тормышы турында сөйләгез. Квартал ахырында йомгак ясаячакбыз. Иң шәп мәгълүмат авторына бүләк тапшырылачак.
Читайте нас: