Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2018, 14:34

Кешенең бурычы «үлми»

Заёмчы вафат булган очракта кредитчы аласы акчасын кайтару хокукыннан мәхрүм булмый

Заёмчы вафат булган очракта кредитчы аласы акчасын кайтару хокукыннан мәхрүм булмый


Күпләр ни сәбәпледер шулай дип уйлый: кеше вафат булса, аның барлык хокук һәм бурычлары үзеннән-үзе гамәлдән чыгарыла. Тик юристлар моны кире кага. Мәсәлән, кеше исән чакта заём бурычын түләп бетермәсә яки сатып алынган әйбере өчен тулысынча исәпләшмәсә, кредитчы аның варисларына мөрәҗәгать итә ала. Һәм түләнмәгән бурычны алар аша кайтара. Дөрес, бер искәрмәне исәпкә алып – мирас булып калган милек бәясе чикләрендә.

Авылда яшәгән А., өлкән яшьтә булуга карамастан, фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнергә карар итә. Көннәрдән бер көнне якындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе җиһазлы теплицасы сатылу турында игълан итә. Ике як очраша, фикер алыша һәм бераздан сату-алу килешүе төзи. Теплица сатучыга А. өч ел дәвамында өч миллион сум түләргә вәгъдә итә, моның өчен түләүләр графигы төзелә.

Булачак фермер беренче ике иганәне вакытында түли. Аннары сатучыны акча урынына вәгъдәләр белән генә юата башлый – янәсе, акча булгач та түлим...

Акчасын кайтара алмаячагын аңлап, предприятие җитәкчеләре адвокатлардан ярдәм сорый. Мәсьәлә белән танышып, хокук яклаучы шундук сату-алу килешүен өзү һәм теплицаны сатучыга кайтару турында судка дәгъва гаризасы тапшыра. Сәбәбе сыйфатында якларның берсе тарафыннан килешү шартлары тиешенчә үтәлмәү атала. Шулчак көтелмәгән хәбәр килеп ирешә: судның беренче утырышы алдыннан дәгъвачы вафат була. Суд карары нигезендә бу дәгъвага бәйле эшчәнлек туктатыла. Табигый сорау туа: хәзер нишләргә?

– Моның ише хәл – чарасызлык түгел, – ди адвокат Эдита Вәлиева. – Закон бурычны варислар аша кайтару мөмкинлеге бирә. РФ Гражданнар кодексының 1112нче маддәсе («Мирас») буенча мирас исәбенә мирас ачылу көненә аны калдыручы карамагында булган әйберләр, башка милек, шул исәптән, аның милек хокуклары һәм бурычлары керә. РФ Югары судының 2012 ел, 29 май Карары исә бер өстәмә кертә: шул исәптән – варисларга күчкән мирас милке бәясе чикләрендәге бурычлар (РФ Гражданнар кодексы, 1175нче маддә, 1нче бүлек). Шул ук вакытта мирас калдыручының варислардан таләп ителәсе бурычлары исәбендә үтәлү вакыты, ачыклану вакыты һәм мирас кабул иткәндә варисларның алар турында белү вакытына карамастан, бурычлының үлеме нәтиҗәсендә гамәлдән чыгарылмаган барлык бурычлары күздә тотыла (РФ Гражданнар кодексы, 418нче маддә).

Шуңа күрә без бурычны инде хәзер мәрхүмнең хатыныннан түләтү дәгъвасы белән тагын судка мөрәҗәгать иттек. Бу чорда ул башка төбәктә яши иде. Төбәк суды безнең таләпләрне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәрхүм иреннән аңа мирас сыйфатында тотылган автомобиль калды. Шуңа күрә, законда бәян ителгәнчә, ул мирас сыйфатында калган милек – автомобиль бәясе чикләрендә иренең бурычын каплады. Аны 300 мең сумнан бәяләделәр.

Эшнең мондый юнә-леше адвокатларны канә-гатьләндермәде. Чөнки алар ярдәменә мөрәҗәгать иткән зат сату-алу килешүенең барлык шартларын да тулысынча үтәгән ич. Һәм А-га 3 млн сумлык теплица саткан, ир вафат булгач исә ул милек аның хатынына күчкән. Шуңа күрә алар БР Югары судына дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Анда исә, алар хаклы булуны танып, җавап тотучыдан авыл хуҗалыгы предприятиесе файдасына җитмәгән 1 млн 900 мең сум акчаны түләтү турында карар чыгаралар.

– Безнең эш тәҗрибәсендә андый очраклар – еш күренеш: варислар белә торып мирасны кабул итәргә атлыгып тормый, – дип дәвам итә Вәлиева. – Гадәттә, мирас калдырган кешенең бурычлары турында белгән һәм аларны түләргә теләмәгән варислар шулай эшли. Алар аның милкеннән файдалана, ә закон үтәлешен тәэмин итүчеләр аны арестлый алмый һәм кредитчы тарафыннан юлланган бурычларны түләтү мөмкинлегеннән мәхрүм була.

Ләкин бу хәл беренче карамакка гына чарасыз тоела. Кредитчының мирас кабул ителү очрагын дәлилли ала. Моның өчен варисның ул милектән файдалануын гына исбатларга кирәк. Мәсәлән, йорт турында сүз барса – анда үзе яшәүне яки вакытлыча яшәүче кертелгәнлеген, затлы бизәнү әйберсе булса – аның бәйрәм, тантаналарга киелүен. Шул мисаллар расланса, суд мирас кабул ителүне раслау һәм бурычны түләтү өчен нигезгә ия була.


Алексей ШИЛЬНИКОВ


Читайте нас: