Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 март 2018, 12:44

Туймазылы Радмир Сәгыйтов якташларын ял һәм мәдәният паркына иртәнге күнегүләргә чакыра

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Радмир Сәгыйтов якташларын ял һәм мәдәният паркына иртәнге күнегүләргә чакыра


«Иртәгәдән иртәнге күнегүләрне башлыйм!», «Дүшәмбедән стадионга йөгерергә чыгачакмын»... Алдыбызга шундый максат куеп, безнең һәрберебез гомерендә бер генә тапкыр булса да тормышын үзгәртергә, спорт белән шөгыльләнә башларга хыяллангандыр, мөгаен. Фикердәшләргә кытлык кичергән булсагыз, сезгә Радмир Сәгыйтов белән танышырга киңәш итәбез.

29 яшьлек туймазылы 9 яшеннән самбо, дзюдо белән шөгыльләнә. Ләкин күнегүләр вакытында имгәнеп, көрәштән баш тартырга мәҗбүр була. Шуннан соң Радмир футбол һәм спортның безнең шәһәр өчен чагыштырмача яңа төре – регбол (көрәш, баскетбол һәм регби алымнарын берләштергән команда уены) белән мавыгып китә.

– Без аның белән берничә ел элек шөгыльләнә башладык. Уен кагыйдәләре белән интернеттагы видеоязмалар аша таныштык. Аннары күнегүләргә 7нче мәктәпнең физкультура укытучысы Сергей Офариновны чакырдык, – ди Радмир. – Сергей Николаевич безгә уенның төп алымнарын күрсәтте, техника-кагыйдәләрне аңлатты. Шул рәвешле, көндәлек күнегүләр нәтиҗәсендә без регбол буенча спорт мастеры Дамир Минегулов истәлегенә багышланган республика турнирында өченче урын алдык.

Өстәмә рәвештә йөрәген күнектерү максатында Радмир гыйнвардан бирле шәһәр паркында йөгерә. Күңеллерәк булсын өчен җәмәгать челтәрендә «Будь в тонусе» төркеме оештырган һәм теләгән кешеләрнең барысын да йөгерергә чакырган. Яше дә, карты да килгән.

– Һәркемгә уңайлы булсын өчен ашыкмый гына йөгерәбез, – ди Радмир. – Парк тирәли өч тапкыр әйләнгәннән соң туктап, күнегүләр ясыйбыз, аннары турникта, башка җайланмаларда шөгыльләнәбез. Мондый физкультура күңел көрлеге, кичкә кадәр җитәрлек көч-егәрлек тәэмин итә.


Алинә МУЛЛАКАЕВА.
Читайте нас: