Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2018, 12:46

«Яңгыры да, кары да — Безгә якын бары да...»

Метеорологлар тирә-як мохиттәге үзгәрешләргә аеруча сизгер

Метеорологлар тирә-як мохиттәге үзгәрешләргә аеруча сизгер


Безнең районда һава торышын 6 метеоролог күздә тота, алар температураны, дымлылыкны үлчи, җил юнәлешен, аның тизлеген, атмосфера басымын билгели. Элек белгечләр бу эшне метеомәйданчыкта сәгать саен махсус җайланмалар ярдәмендә башкара иде. 2010 елдан аларга автоматлаштырылган метеорология комплексы (АМК) ярдәмгә килгән, ул махсус тапшыргыч-датчиклардан һәм аларның күрсәткечләрен туплаучы компьютердан гыйбарәт. Онлайн-тәртиптә АМК мәгълүматлары Башкортстанның гидрометүзәге картасына тапшырыла. Әмма комплекс кешеләрне тулысынча алыштыра алмый. Мәсәлән, аны контрольдә тоту, төзәтмәләр кертү зарур, өстәвенә, болытлылык, бозлавык ише кайбер атмосфера күренешләрен тапшырмый ул.

Метеомәгълүматларны теркәү һәм тапшырудан кала, белгечләр хәвефле табигать күренешләре турында да кисәтә. Бу мәгълүмат махсус хезмәтләргә, шул исәптән БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тапшырыла, алар исә смс-хәбәрләр аша бу хакта халыкка җиткерә.

Киләсе һава торышына кагылышлы мәгълү-матка даими мохтаҗлар исәбендә авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә бар. Бу мәгълүматлар белгечләргә чәчү вакытын билгеләргә, ашлама кертү өчен кулай чор сайларга (вакытында кертелмәсә, нәтиҗәсе булмаска яки хәтта уңышы кимергә мөмкин), сугару һәм мелиорация эшләре үткәрергә ярдәм итә. Алынган мәгълүматлардан дөрес файдалану уңышны 25 проценткача арттыру мөмкинлеге бирә.

Метеорологлар кардагы су күләмен билгеләү, уҗым ашлыгы шытымнары сыйфатын бәяләүдә дә нык ярдәм итә. Уҗымнарның кышлавын ачыклау өчен алар авыл хуҗалыгы басуларына чыга, уҗым үрнәкләрен ала. Шулар буенча лаборатория шартларында шытымнар торышы тикшерелә. Февральдә үткәрелгән метеоанализ бер квадрат метрдагы үсемлекләрнең 13 проценты һәлак булуын күрсәткән (былтыр 7%). Бу быелгы кышның карсыз килү нәтиҗәсе, шул сәбәпле туфрак кимендә бер метргача туңган. Синоптиклар ташу да катлаулы булачак дип фаразлый. Кар катламы нибары 35-47 см тәшкил итә. Кинәт җылыткан очракта, кар сулары сеңеп өлгерә алмыйча, җир өстеннән китәчәк.

Зилә АБДУЛЛИНА.