Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2018, 13:36

Бөрлегәнле, Томанлы... «Баткаксыз»ы буламы?

Әгертамакта күмәк тырышлык нәтиҗәсендә берничә километр юл күтәртелгән

Әгертамакта күмәк тырышлык нәтиҗәсендә берничә километр юл күтәртелгән


Шәхси йортлар төбәгендә төзелешен төгәлләгән кешеләр асфальт юллардан йөрергә тели. Ләкин республика юлларын төзекләндерү өчен йөзләгән миллион сум акча таләп ителә. Төбәк бюджетында моңа җитәрлек акча юк. Соңгы вакытларда бу мәсьәлә өстәмә финанслау шартларында хәл ителә – объектлар төзелешендә халык үзе катнаша башлады. Бу мөмкинлектән безнең районда да нәтиҗәле файдаланалар.

– Ике елда безгә Чулпан һәм Әгертамак төбәкләрендәге төзелешләрнең хуҗаларыннан кимендә 70 дәгъва кабул итәргә туры килде, – ди Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Үз чиратыбызда без алар буенча аңлатма бирдек: бюджеттан бүленгән акча Әгертамактагы ике урамны – Пойменная һәм Пригородная урамнарын гына күтәртергә җитәчәк. Бу эш башкарылды.

2017 елда без, җыелышлар үткәреп, кешеләргә бу бурычны өстәмә финанслау шартларында башкарырга тәкъдим иттек. Һәм алар юл төзүгә кушылырга – чыгымнарның бер өлешен үз иңенә алырга риза булды. Шәһәр биләмәсе сметалар төзергә, су агызу торбалары, су юллары көйләргә ярдәм итте. Газчылар һәм энергетиклар белән тиз арада үткәргечләр мәсьәләсе буенча килешүгә иреште, техника эшчәнлеген тәэмин итте, эшләрнең сыйфатын күз уңында тотарга ярдәм итте. Тәкъдим төркемнәре вәкилләре акча җыйды һәм Әгертамакның Ежевичная, Молодёжная, Бертуган Кочетковлар урамнарында, Чулпан төбәгенең Полярная, Снежная, Туманная урамнарындагы юлларны күтәртү турында «ДорСтрой» җәмгыяте белән килешү төзеде.

Анда хәлләр мөшкел иде. Күп кеше төзелешен төгәлли алмый интекте, чөнки урамда хәтта КамАЗлар бата иде.

– Ежевичная урамында мин баткан машинамны тартып чыгару өчен өч тапкыр трактор чакыртырга мәҗбүр булдым, – ди бу эш өчен янып йөрүчеләрнең берсе Айгөл Горюхина. – Биредә йорты булган килеш, кешеләрнең байтагы язлы-көзле яшәп тору өчен Туймазыда фатир төшәргә мәҗбүр булды, чөнки урамнан үтеп йөрерлек түгел иде. «Ашыгыч ярдәм» фельдшерлары, носилкасын күтәреп, авырулар янына җәяү керде. Мин эшләмим, бала карыйм. Шуңа күрә иганә җыю мәшәкатьләрен тулысынча үз иңнәремә алдым. Өч көндә 10 ихатадан 300 м юлны күтәртү өчен без 117 мең сум акча җыйдык. Безнең юл эшчәннәре, балчыгын кистереп, юлны ике кат күтәртте. Хәзер ком-таш түшәмәсе асфальттан ким түгел.

– Бертуган Кочетковлар урамында юлны күтәртүгә акча җыярга теләп, мин ихата саен йөреп чыктым, – ди хәзер пенсиядәге элекке төзүче Анатолий Мещеряков. – Кайбер йортлар бикле булды, андый йортларның хуҗаларын шәһәрдән эзләргә туры килде. «Башкалар түләр әле»гә өметләнеп, акча тапшырудан баш тартучылар да булды, әлбәттә. Моңа юл куярга ярамый, минемчә, чөнки бу күмәк җыелыш карарын үтәргә комачаулый. Уртак карар кабул ителгән, беркетмәгә кул куелган икән, бергәләп башкарып та чыгарга кирәк дип уйлыйм.

– Мин ит комбинатында менеджер булып эшлим, – ди Иршат Галимов. – Шундук төшендем: үз кулыма алмасам, юл мәсьәләсен хәл итү озакка сузылачак. Полярная һәм Снежная урамнарында 720 м юлны төзекләндерү өчен 41 капкадан кимендә 240 мең сум акча җыярга өлгердем. Юлларны шул рәвешле төзекләндерү халык өчен иң кулае, минемчә.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: