Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 март 2018, 12:26

Якташыбыз Русия Президентын Норвегиядә сайлаган

Туймазы 8нче мәктәбен тәмамлаган Камилла Аитова дүрт ел элек Санкт-Петербург тау университетын тәмамлаган.

Туймазы 8нче мәктәбен тәмамлаган Камилла Аитова (фотода) дүрт ел элек Санкт-Петербург тау университетын тәмамлаган. Югары уку йортыннан соң кызны Норвегия компаниясенең Питердагы офисына эшкә чакырганнар. Соңгы ярты елда Камилла Норвегиянең башкаласы Осло шәһәрендә яши.

– Русия илчелеген эзләп, шәһәр буйлап озак йөрермен дип уйлаган идем. Юкка борчылганмын. Вәкиллек бинасындагы газиз Русия әләме ерактан ук күзгә ташланды. Һәм һәрҗирдә рус сөйләме ишеттем!

Беркетмә-таныклык кирәк булмады, тавыш бирүдә күбрәк кеше катнаша алсын өчен сайлау гамәлләрен шактый гадиләштергәннәр.

Биредә, Мәскәү һәм туган шәһәрем Туймазыдан меңнәрчә километр ераклыкта да бу мөһим вакыйгадан – дәүләт башлыгын сайлаудан читтә кала алмадым. Бүген сөекле Ватаным язмышын хәл итүдә катнаша алуым өчен шатландым да, горурландым да.
Читайте нас: