Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 март 2018, 17:16

Салат әзерләү, бәрәңге кыздыру осталары

2нче мәктәп укучылары Азат белән Алмас Әблүзиннар булдыклы булып үсә

2нче мәктәп укучылары Азат белән Алмас Әблүзиннар булдыклы булып үсә


– Өлкәннәр гадәттә боерырга ярата. Абыең белән ачуланышырга туры киләме? – дип сорадым мин 9 яшьлек Алмастан. Һәм алар арасында аның ише хәл булмавын аңладым. Абыйсы Азат һичшиксез көчле, әлбәттә. Әмма ул бик шәп дус. Көчсезләр кыерсытылуны күрсә, җавап та бирәлә! Кыш көне бертуганнар (әнисе дә янәшәдә!) чаңгыда йөри, җәй көне футбол уйный һәм печән әзерли.

– Өстәвенә, Азат бәрәңгене бик тәмле кыздыра, – диде Алмас, шикләнмәслек итеп. Һәм тыйнак кына өстәп куйды:

– Аның каравы, мин салатлар ясый беләм.

Абыйлы-энеле Әблүзин-нарның әнисе – гаиләнең фикерләр чыганагы. Уллары да аннан калышырга теләми: фән-тәҗрибә хезмәтләре язалар, нәрсә дә булса ясыйлар. Мәсәлән, «Җансурәт һәм Яңа ел» күргәзмәсендә Алмас икенче урын яулаган. Аеруча, китап укырга онытмаулары зур куаныч. Кичкырын туганнар бер-берсенә хисап бирә: «Миндә Чеховның «Хирургия»се. Ә син нәрсә укыйсың?» «Энциклопедия – «Всё для школьника». 3в сыйныфы укытучысы Эльвира Мәгъсүм кызы Бакирова да малайларның китапка мөкиббәнлеген раслады: миңа Алмасның китап укучы кенәгәсен күрсәтте – ул язма, сурәт белән тулган.

Икесе дә спорт белән даими шөгыльләнә. Һәр иртә күнегүләр белән башланып китә.

Азат көрәш белән мавыга (Гафуров авыл советыннан үсмерләр арасында Туймазы районы беренчелегендә катнашкан) һәм баскетбол ярата – быел мәктәп командасы әгъзасы буларак Благовещен шәһәренә барган – егетләр ул ярышта икенче урын яулаган.

Алмас җиңел атлетика белән мавыга. Былтыр 9 Майга багышланган җиңел атлетика марафонында җиңүче булган. 3нче сыйныфта укыган Алмасны «Күңелле стартлар» ярышында 2нче мәктәп даны өчен ярышкан 4нче сыйныфлар командасына кабул иткәннәр хәтта.

Азат җитди кеше булса, һәрнәрсәдә җентеклелек яратса, аның энесе наянрак. Ләкин, укытучысы аның көчле ихтыярлы, гадел булуын да раслады.

Үсмерләр бик яхшы белә: ир-егетнең төп бурычы –- кадерле кешеләренә ярдәм итү, аларны яклау, саклау. Шуңа күрә алар кисәткәнне көтеп тормый – ихатаны кардан чистартырга йөгерә, малларны караша, үзләренең сөекле сеңлесе Ясминә белән уйный.


Читайте нас: