Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март 2018, 11:40

«Мине Президент китапханәсеннән эзләгез»

Туймазыда ераклашкан электрон уку залы ачылды

Туймазыда ераклашкан электрон уку залы ачылды
Ельцин ис. Президент китапханәсе – Русиянең өч милли китапханәләренең берсе. Анда электрон-санлы чыганакта басма һәм архив мәгълүматлары, аудио, видеоязмалар һәм Русиянең ничәмә-ничә гасырлык дәүләтлелек, хокук белеме һәм тәҗрибәсе, шул исәптән, РФ дәүләт теле буларак рус теле тарихын чагылдырган башка мәгълүматлар туплана һәм саклана.

Элек андагы мәгълү-матлардан сәхифә аша гына файдаланып була, тәкъдим ителгән документлар саны чикле иде. Шунысы да бар – аларны чыгарып булмый иде.

Хәзер Президент китапханәсе һәм биләмәара үзәк китапханә арасындагы хезмәттәшлек килешүе нигезендә туймазылылар ераклашкан электрон уку залы аша аның үзенчәлекле байлыгыннан файдалана ала.

Шул исәптән, Башкортстан Республикасы архивлары һәм китапханәләрендәге сирәк һәм кыйммәтле документлар да Президент китапханәсенең бер өлешен тәшкил итте, нәтиҗәдә аннан Русия һәм чит ил укучылары да файдалана ала.


Читайте нас: