Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2018, 12:05

Сочи казанышлары

Серафимовкалылар халыкара иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

Серафимовкалылар халыкара иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясады


Сочи шәһәрендә VI халыкара “Раштуа олимпы” сәнгать һәм иҗат бәйге-фестивале үтте, анда Серафимовка мәдәният йортының үрнәкле “Забава” халык җыры (җитәкчесе Дарья Данилова) һәм “Сюрприз” эстрада биюе (җитәкчесе Эльвира Ласкави) ансамбльләре тәрбияләнүчеләре катнашты.

“Забава” вокал коллективы (аның тәрбияләнүчеләре аерым-аерым да, ансамбль исәбендә дә җырлады) Төп бүләккә ия булды.

Сюрпризлылар һәркайсы төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булган җиде аерым һәм ике күмәк чыгыш тәкъдим итте. Кече төркем I дәрәҗә дипломанты, өлкәне – II дәрәҗә, уртанчысы III дәрәҗә лауреаты дип танылды. Иң яшь катнашучы – 7 яшьлек Злата Данилова II дәрәҗә дипломга лаек булды.

Бу чыгышлары өчен вокал төркеменә яңа сәхнә костюмнары тектергәннәр. Моның өчен акчаны Серафимовка балалар музыка мәктәбе бүлгән.
Читайте нас: