Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март 2018, 12:13

«Хис-тойгыларны йөгәнләп, эшебезне дәвам итәбез»

Бәйрәм алдыннан хокук сагында торган гүзәл затларыбыз тормыш мәгънәсе турында фикер йөртә

Бәйрәм алдыннан хокук сагында торган гүзәл затларыбыз тормыш мәгънәсе турында фикер йөртә



“Икеләтә азрак уңышка ирешү өчен дә хатын-кыз ир-егетләргә чагыштырганда икеләтә яхшырак булырга тиеш”, – дип раслаган XX гасырның беренче яртысында иҗат иткән Америка язучысы Фанни Хёрст.

Алар безне тиң күрсен өчен эштә хезмәттәш-ир-егетләрдән көчлерәк, тетрәнешләргә тотрыклырак, зиһенлерәк булырга тиешбез. Алар белән бер дәрәҗәдә калсаң – “хатын-кыздан нәрсә көтәсең инде” дигән кимсетүле мөнәсәбәткә генә ия булачаксың, – ди районара прокурорның өлкән ярдәмчесе Ольга Ведерникова.

– Моның анык сәбәпләре дә бар, – дип дәвам итә ул. – Әйе, тигезлек өчен көрәшкән феминист һәм суфражистлар шактый уңышка иреште. Бүген тиешле белем һәм күнекмәләре булган хатын-кыз үзен кызыксындырган теләсә нинди эшкә урнаша ала диярлек. Әмма үз-үзеңне үстерү белән шөгыльләнү һәм үзеңне тулысынча хезмәткә багышлау мөмкинлеге XX гасырның икенче яртысында гына барлыкка килде. Шуңа күрә тиң хокуклылык карашы бик яшь әле. Гадәттә җәмәгатьчелек фикере һәм йолалар яхшы хатын-кызның йорт учагын саклаучы, назлы әни һәм күндәм хатын булуына кайтып кала. Ир-егетләрнең күпгасырлык биләмәсе – хезмәт тармагына үтеп керү исә – әлегә кадәр изге төшенчәләрдән тайпылу буларак кабул ителә, – дип нигезле аңлатма бирә Ведерникова.

Җырдагы “10 кызга...” ише мәгълүмат Туймазы районара прокуратурасына карата кулланыла алмый. Биредә 10 ир-егет, кызлар исә нибары өчәү: прокурор урынбасары Роза Сәгыйдулла кызы Ханнанова, прокурорның өлкән ярдәмчеләре Гөлнара Мәгариф кызы Бәдретдинова һәм Ольга Александровна Ведерникова. Холкы һәм язмышлары төрле аларның. Охшаш яклары да бар – һөнәр сайлауда һәм үз-үзенә карата таләпчән булуында.

Роза Сәгыйдулловна – прокурор кызы. Укырга һәм язарга өйрәнгәнче үк, әтисенә ияреп, каза урынына чыга башлаган ул. Шуңа күрә үзенә дә, туганнарына да явызлыкка каршы көрәштән гыйбарәт һөнәр сайлау гайре табигый хәл дип саналган.

Гөлнара Мәгариф кызының әнисе хокук саклау системасында берничә дистә ел эшләгән.

– Югары уку йортыннан соң судта эшләргә өлгердем. Бу өлкәнең бөтен нечкәлекләре белән танышкач кына прокуратурада эшләп, кешеләргә күбрәк ярдәм күрсәтә алачагымны аңладым, – диде ул.

Ольга Александровнаның исә прокуратурада туганнары эшләгән. Аларның җинаятьчелеккә каршы көрәш турындагы хикәятләре этәргән аны бу тармакка.


Үксеп елыйсың да, янә эшкә тотынасың...

– Хатын-кызлар ир-егетләргә караганда хислерәк. Бу сезгә комачауламыймы?

– Ниндидер вакыйга күңел кылларына кагылса, бик нык кәефем кырыла, – ди Ольга Александровна.

– Кеше – робот түгел. Ул хис-тойгыларсыз яши алмый. Елаган чакларым да була, – ди Роза Сәгыйдулла кызы. – Әмма бу эшнең нәтиҗәсенә тәэсир итми. Чөнки анык бурыч куелган – законлылыкны тергезү.

– Эшкә ир-егетләр һәм хатын-кызлар карашы арасында аерма бармы?

– Без бөтен хәл-вакыйганы үзебез аша үткәрәбез. Аларны үзебезнеке кебек кабул итәбез. Ир-егетләр исә җиңелрәк кичерә моны, – ди Роза Ханнанова. – Һәр карашның уңай ягы бар. Безнең караш акыл-зиһенне генә түгел, сиземләү-тоемлау, психология белемен куллану мөмкинлеге бирә.

– Хатын-кызларга кешеләргә ярдәм итүгә бәйле һөнәрләр җиңелрәк бирелә дип исәпләнә. Биредә исә прокуратура...

– Баланың торакка хокукын яклау яисә аны өлкәннәрнең явызлыгыннан курчалау да шул ук ярдәм, – дип бәхәсләшә Ольга Ведерникова.

– Мин, мәсәлән, балигъ булмаганнарның, ятим, инвалид балаларның чикләнгән хокукларын тергезү белән шөгыльләм, – дип сөйли Гөлнара Мәгариф кызы. – Сәламәтлек саклау тармагын күздә тотам, суд приставлары белән алиментлар буенча эшлим. Роза Сәгыйдулла кызы ришвәтчелеккә каршы көрәшә.

– Кешегә ярдәм итү – хатын-кызлар һөнәре ул, – ди хезмәттәшен хуплап Роза Ханнанова. – Бүген прокуратура халыкка тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында диярлек анык ярдәм күрсәтүче оешма. Аның хезмәткәрләре законнарны да аңлата, шикаять буенча тикшерү дә үткәрә, хокук бозуларга юл куймый, һәм иң мөһиме – законлылыкны тергезү чаралары күрә.


Хатын-кыздан күбрәк таләп итәләр

– Сезне бик еш махсус кием-формада күрергә туры килә, эшегез дә кырыслык таләп итә. Эштән тыш тәртибегезгә тәэсир итмиме бу?

– Һичшиксез. Һөнәрнең шәхескә тәэсирен инкяр итүчеләр хаклы түгел, – ди Бәдретдинова. – Бездә ишектән чыктың да эшне оныттың дигән нәрсә юк. Күнеккән күз җитешсезлекне тиз шәйләп ала ул. Кыш көне урамнан китеп барганда боз-сөңге күрәсең. Кибеттә киштәдәге куллану вакыты чыккан товар күзгә ташлана.

– Мин мотлак бәйләнешкән үсмерләр янында тукталам. Яисә тәмәке тартып торган балигъ булмаган бала янында, – ди Ольга Александровна.

– Без бер гаепсез тоелган мондый гамәлләрнең нәрсә белән тәмамлануын беләбез, – дип өсти Бәдретдинова. – Чөнки тормыш-көнкүрешнең тискәре яклары белән башкаларга караганда ешрак очрашабыз.

– Кеше чыннан да закон бозган, әмма аны җинаятькә шарт-сәбәпләр этәргән. Бу очракта нинди карар кабул итәсез?

– Теләсә кайсы очракта закон буенча эш итәбез, әлбәттә. Башкача булу мөмкин дә түгел, – ди Ведерникова. – Мин прокуратурада эшли башлаган елда бер каза тикшерелде –

8 Мартта бер хатын пычак белән ирен яралаган. Аның эшчән хатын булуы, гаиләне туендыруы ачыкланды. Шул бәйрәм көнне эштән кайтканда беркайда да эшләмәгән ире исерек була. Ир бу хатынны тукмый һәм йокларга ята. Әмма хатыны кичке аш әзерли башлагач, ир янә аңа ташлана. Хатын түзми, кулына пычак алырга мәҗбүр була. Без бу хатынны кызгандык, әлбәттә. Суд закон нигезендә карар чыгарды.

– Кайсы очракта хатын-кыз өчен гаилә мөнәсәбәтләрен саклап калуның мәгънәсе югала?

– Күзне туйга кадәр үк ачып карарга кирәк, әлбәттә. Әмма хәвеф күзгә ташланса, беренче кул күтәрүдән соң ук уйлану зарур, – дип тәвәккәл генә җавап бирде Гөлнара Мәгариф кызы. – Беренче тукмалуны кичерсәң, аннан соң һәрвакыт кул күтәрә башлыйлар. Өстәвенә, үтерешкә кадәр барып җитә бу. Хатын-кыз көч куллануны гафу итмәскә тиеш. Чөнки ул үз балалары өчен җаваплы. Балалар көчләү мохитендә яшәргә тиеш түгел!

– Мондый очракларда хатын-кызлар теләктәшлеге өстен чыкмыймы?

– Безнең карарга җинаятьченең җенесе тәэсир итми. Өстәвенә, хатын-кызларның әдәпсез кыланышлары белән шактый еш очрашырга туры килә, – ди Ольга Александровна. – Бүген балаларга карата явыз мөнәсәбәттә булганы өчен нәкъ аларны ешрак җаваплылыкка җәлеп итәбез. Газиз балаларына карата! Ата-ана бурычын үтәмәгән өчен еш кына аларны бу хокуктан мәхрүм итәбез.

– Бу кимчелекләрне нәрсә белән аңлатасыз?

– Азгынлык, җәзасыз калырмын дип уйлау белән. Андый хатыннар соңгы минутка кадәр җәзасыз калачагына ышана. Алар балаларны шәхес буларак кабул итми, үзләренең бер өлеше, алар белән теләсә нәрсә кылырга мөмкин дип исәпли.

– Сезнең өчен тормыш мәгънәсе нәрсәдә?

– Һәрхәлдә эштә түгел, – дип бердәм җавап бирә гүзәл затлар. – Якыннарың турында хәстәрлек күрүдә, аларга карата мәхәббәттә.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: