Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль 2018, 11:52

Депутатлар очрашты

Совет утырышы үтте

Узган пәнҗешәмбедә Туймазы районы муниципалитет-район Советының 24нче утырышы үтте. Аның эшендә район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, БР Дәүләт транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов катнашты.

Советның 2017 елгы эшчән-леге турында аның рәисе Илфир Миңнебаев бәян итте. Депутатлар агымдагы ел планын раслады.

Муниципалитет-районның иҗтимагый-икътисади үсеш йомгаклары, Хакимиятнең 2017 елгы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлары белән Хакимият башлыгы Айдар Суфиянов таныштырды.

Республиканың узган елгы иҗтимагый-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталып, Тимур Мөхәмәтҗанов төбәгебезнең байтак әһәмиятле казанышларында Туймазы районының саллы өлеше булуын телгә алды. Ул быел хәл ителәсе мөһим юнәлеш һәм бурычларны да билгеләде.

Депутатлар башка мәсьәләләрне дә кузгатты.

Утырышка кагылышлы мәгълүматлар гәзитнең киләсе саннарының берсендә чыгачак.
Читайте нас: