Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 февраль 2018, 11:46

Киләчәк өчен ике тапкыр тавыш бирегез!

18 мартта шәһәребездә төзекләндереләсе җәмәгать биләмәләрен сайлау өчен әһәмият ачыклау-тавыш бирү үтәчәк

18 мартта шәһәребездә төзекләндереләсе җәмәгать биләмәләрен сайлау өчен әһәмият ачыклау-тавыш бирү үтәчәк

«Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү» проекты буенча кайсы җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү таләп ителүне бер ай тикшергәннәр. Шул чорда 3475 тәкъдим белдерелгән. Беренче биш биләмә арасында – педагогия колледжы янындагы Ветераннар сукмагын төзекләндерү (613 кеше тавыш биргән); «Олимпиец» спорт-савыктыру комплексы (553 кеше); «Родина» мәдәният йорты биләмәләре (420); «Чулпан» төбәге (381); Батырлар сукмагы (289).

Хәлиткеч карар 18 мартта 26 шәһәр участогында үтәчәк әһәмият ачыклау-тавыш бирүдән соң кабул ителәчәк.

Халыкка уңайлы булсын өчен бу эш РФ Президентын сайлау өчен тәгаенләнгән тавыш бирү бүлмәләре белән бер бинада урнашкан мәйданчыкларда оештырылачак. Алар мәгълүмат күргәзмәлелеге, җәмәгать биләмәләрен төзекләндерүгә багышланган үрнәк проектлар, бюллетень савытлары белән тәэмин ителәчәк. Тавыш бирүчеләр махсус журналда теркәләчәк, бюллетеньнең үзендә фамилияңне күрсәтү мәҗбүри түгел.

Ләлә МУСИНА.

Читайте нас: