Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 февраль 2018, 12:44

«Барысының да сәламәт һәм көләч булуын телим...»

Педиатр Мәгъфия Кәлимуллина пациентларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булган

Педиатр Мәгъфия Кәлимуллина пациентларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булган



Мәгъфия Карибулла кызы Кәлимуллина Иске Туймазыда ишле гаиләдә туган. Балаларның сигезе дә үсеп, белем алган. Гаилә башлыгы Карибулла Кәлимулла улы укымышлы була (мәдрәсәдә укый), шуңа күрә балаларын да белемле итәргә тели ул. Юраганы юш килә.

Мәгъфия Карибулла кызы (фотода уңда) яланаяк, апаларыннан калган китаплар тутырылган агач кумта күтәреп, 1нче сыйныфка баруын хәтерли. Укытучы балалардан нинди китаплар укуы белән кызыксына, аларның эчтәлеген хәтергә төшерүен үтенә. Беренче булып Мәгъфия кул күтәрә һәм Габдулла Тукай шигырен сөйли.

Җиденче сыйныфны, аннары Бөгелмә фельдшер-акушер мәктәбен тәмамлагач, Ютазы районында өч ел медицина үзәге мөдире булып эшли. Ул вакытта хастаханәгә дәваланырга кешеләрне атларда алып киләләр. Авыл халкы хезмәт сөйгән яшь табибны хөрмәт итә. Ул да пациентларына ихтирам белән карый.

Уфага Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керергә киткәндә гаризасында: “Һәммәсенең – өлкәннәрнең дә, сабыйларның да сәламәт булуын телим, шуңа күрә белем эстисем килә”, – дип яза.

Диплом алгач участок педиатры, балалар дәваханәсе мөдире, хастаханәнең балалар бүлекчәсе мөдире, район педиатры булып эшли, Туймазы медицина училищесында педиатрия укыта. Уфада ординатура тәмамлый. Сәламәтлек саклау системасында 78 яшенәчә эшли ул! Мәгъфия Карибулла кызы “Хезмәт ветераны” медаленә лаек булган.

Әле ул Серафимовкада яши. Балаларының уңышына шатлана. Оныкларына һәм аларның балаларына йөрәк җылысын өләшә.


Мәхмүт МӨГЫЙНОВ,
Серафимовка авылы



Читайте нас: