Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль 2018, 16:21

Я мин, я син...

Комарлы уеннар белән мавыгучылар гаиләсен, эшен, тормышын сатарга мөмкин


Комарлы уеннар белән мавыгучылар гаиләсен, эшен, тормышын сатарга мөмкин

Алексей ШИЛЬНИКОВ


– “Лудомания” төшенчәсе күңелемә ятмый, белгечләр минеке ише бәйлелекне шулай атый, – ди Владимир Н. – “Игромания” колакка ятышлырак. Әмма бу мавыгу наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрдән ким бәйлелек тудырмый диюләрен инкяр итә алмыйм. Шул сәбәпле мин эшемне югалттым, гаиләм таркалу чигенә җитте, үлемнән калдым.

Тагын бер ошамаган нәрсә: гәзит һәм журналларда мондый очракларны “эчкече тәүбәсе”, “наркоман истигъфары” дип атыйлар, – дип дәвам итте ул. – Мин бит гыйбадәтханәгә килмәдем. Шуңа күрә минем сүзләрне шушы тәмугны үткән кеше хикәяте дип кабул итегез. Гәзит укучы моңа ышанамы яисә уйланамы – анысын үзе хәл итсен.

Мин уен белән 15 ел элек мавыктым. Ул чорда җәмәгать урыннарында автоматлар пәйда булды, аларны “бер куллы бандитлар” дип атадылар. Исегездәме – ярыкка биш сум акча саласың, рычагны тартасың һәм бер-ике секундтан аннан көмеш тәңкәләр коела? Тик күбрәк бернәрсә дә коелмады. Әмма хәтердә нәкъ шул дулкынландыргыч мизгелләр калган.

Нәтиҗәдә бер башлагач, туктый алмадым. Бу исерткеч эчемлеккә һәвәсләшү кебек: кемдер җомга саен бер-ике чәркә аракы эчеп куя, әмма бервакытта да эчкечегә әверелми. Кемдер исә, 100 грамм эчеп, хайван рәвешенә кермичә тынычланмый. Ачыкланганча, мин икенче төркемгә керәм икән.

“Бер куллы бандитлар”дан тыш ул чорда һәркайда башка төрле уен автоматлары пәйда булды. Дөресен әйтәм, гадәти тормышның мине тора-бара кызыксындырмый башлавын шундук сизмәдем. Мин язмышны сакалыннан сөйрәп йөртә идем сыман – бер минут элек кесәдәге соңгы унлыкны салып, кинәт акча оту (100 суммы яисә 10 меңме, мөһим түгел) мөмкинлеге күңелне иләсләндерде. Битәрләүчеләргә: “Эчмим, наркотиклар кулланмыйм. Сезгә нәрсә кирәк тагын?” – дип җавап бирдем.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз.
Читайте нас: