Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2018, 12:29

Таныклыгыннан мәхрүм булган һәм шартлы рәвештә хөкем ителгән 55 исерек бәндә колония-биләмәгә юл тотачак

Алар арасында төзәтү эшләренә йөрүдән баш тартучылар да бар

Алар арасында төзәтү эшләренә йөрүдән баш тартучылар да бар
ДЮХИИ бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, 2014 елда Туймазы районында 407 исерек шофёр тоткарланган, 2015 елда – 610. Ел саен шофёр һөнәрен сайлаган уртача 20-30 кеше таныклыгыннан колак кага, димәк, эшсез кала.

– Әгәр 2016 елда бездә 213 хөкем ителгән зат (РФ Җинаятьләр кодексының 1-6нчы бүлеге 264.1, 264нче маддәләре) исәптә торса, 2017 елда исерек килеш кабат руль артына утырган өчен хокукыннан мәхрүм булучылар 403кә җитте, – дип сөйли Җинаять-үтәтү инспекциясе Туймазы муниципалитетара филиалы начальнигы Станислав Сексяев. – Җиде шофёр руль артына исерек килеш өченче тапкыр утырган! Кызганычка, хөкем ителүчеләр мәҗбүри эштән качып йөри башлады.

Суд карары буенча, безнең районнан 55 яшь шофёр (күпчелеге – 21-35 яшьлек) былтыр шәһәр объектларында 200әр сәгать дәвамында мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш була. Алар агач ботаклары кисәргә, юл буендагы ташларны акшарларга, койма буярга һәм кичтән өенә кайтып китәргә тиеш иде. Хөкем ителүчеләргә бу хакта хәбәр ителде, мастерлар беркетелде. Әмма алар бу объектларга чыкмады. Нәтиҗәдә бу затларга карата башка хөкем карары чыгаруны үтенеп, судка дәгъва тапшырылды. 22 кеше колониягә озатылды.

Мәсәлән, сентябрьдә ДЮХИИ бүлек-чәсе хезмәткәрләре Туймазыдан Октябрьский ягына чыгып барганда 26 яшьлек Х.ны туктаткан. Экспертиза нәтиҗәсендә аның канында алкоголь ачыкланган – 1,5 литр сыра эчкән. Бу ир бер танышы белән автомобиль ремонтлаган өчен биргән акчаны “юган”, шуңа өстәп, Мәскәүдән кайтартылган, имеш хәмер исен басучы һәм алкогольне күрсәтмәүче дару төймәләре капкан. Аннары аны Октябрьскийдагы дуслары кунакка чакырган. Дәүләт автоинспекторы тарафыннан тоткарланганнан соң, аны медицина тикшерүе-раслау үткәрүгә җибәрәләр, ә автомобиле штраф мәйданчыгына урнаштырыла. Халык суды ир-егетне 264.1нче маддә буенча хөкем итә һәм 300 сәгать төзәтү эшләре билгели. Җәзасын үтәү өчен Х.ны үзәк ял һәм мәдәният паркына тәгаенлиләр, тик ул, чакыруга карамастан, эшкә килми. Без халык судына мәҗбүри эшләрне иректән мәхрүм итү белән алыштыру турында дәгъва юлладык һәм ул канәгатьләндерелде. Бу ир җәзасын колониядә үтәчәк. Төзәтү эшләрен хәзер мәҗбүри үтәячәк.

Машинага исерек килеш идарә итеп, беренче тапкыр тоткарланган кешеләргә карата штраф 30 мең сум тәшкил итә. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе (2, 4, 6нчы бүлекләр) буенча хөкем ителгән кешеләр кабат эләккән һәм бер елдан ике елгача хөкем ителгән, бер елдан өч елгача кайбер вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта аларга карата штраф (200-300 мең сум яисә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә) яисә 400 сәгатькәчә мәҗбүри эшкә тәгаенләү, яисә 1-2 елга мәҗбүри эшкә җәлеп итү каралган.

Моннан тыш, хокук бозучы барлык транспорт чараларына идарә итү хокукыннан өч елгача мәхрүм ителә.
Читайте нас: