Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2018, 12:16

Ихатада — сәрхүшләр һәм ярымҗимерек сарайлар

Күпкатлы ике йортта яшәүчеләр тирә-ягындагы биләмәнең төзек булуын тели

Күпкатлы ике йортта яшәүчеләр тирә-ягындагы биләмәнең төзек булуын тели
Зилә АБДУЛЛИНА

Бер-берсенә күрше торган күпкатлы ике йортта (Көньяк урам, 12 һәм О. Кошевой урамы, 16а) яшәүчеләр, ярдәм сорап, редакциягә мөрәҗәгать итте. Аларны төзекләндерү мәсьәләсе борчый.
– 12нче йорт каршында – ярымҗимерек сарайлар. Анда иясез этләр оялаган, кешеләр ул тирәдән үтәргә курка, – ди ул йортта яшәүчеләрнең берсе Ринат Фәттахов (өстәге фотода). – Өстәвенә, тузган сарай түбәләре көтмәгәндә җимерелеп төшү ихтимал. Аларның һәрберсенең эчендә тирән базы бар. Бала-чага шул тирәдә уйный, анда аларга даими хәвеф яный.
О. Кошевой урамының 16а йорты ихатасында яткан юан-юан агачлар халыкка йөрергә комачаулый.
– Хәвефсезлек тәэмин итү максатында корыган агачлар киселгән иде. Тик агач кәүсәләре һаман шул килеш, ул тирәдә яшәгән сәрхүшләргә җыелып эчәргә бик уңайлы, – ди бу йортта яшәүчеләр.
Алар балалар өчен уен мәйданчыгы булмаудан да зарлана: элеккесе кайчандыр сүтелгән, яңасын коручы булмаган. Ихата яктыртылмый, җылылык үткәргечен ремонтлаганда җимерелгән юлны төзәтергә җыенучы күренми.
Аңлатмалар

Ирек ШАКИРОВ, Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы:
– Без ул сарайларны хуҗалары рөхсәтеннән башка сүтәлмибез. Хәзер район Хакимиятенең юридик бүлеге белән җир комитеты ул каралтыларның хуҗаларын ачыклау белән шөгыльләнә. Аларның исемнәре мәгълүм булгач, шундук уртак карар кабул ителәчәк.
Киселгән агачлар тиздән төяп озатылачак, балалар мәйданчыгына килгәндә – биредә халыкның үзенең тәкъдиме кирәк. Алар безнең бүлеккә хат белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, ә без аларга бу мәсьәләне хәл итү өчен Федерация һәм республика программаларының кайсына кушылу мөмкинлеге булуны аңлатырбыз. Мәсәлән, Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасына кушылу өчен кешеләрнең үзләренең мөрәҗәгате булырга тиеш. Балалар мәйданчыгы җайланмаларының рәвеше-төрен дә алар үзе сайлый.
Хәзер ул кварталда, төзелеш бару сәбәпле, урам яктырткычлары көйләү һәм юлны ремонтлау мөмкинлеге юк. Эшләр төгәлләнгәч, юл асфальтланачак, электр тапшыру үткәргечләре сузылачак.

Лена НИЗАЕВА, җавап-лылыгы чикләнгән «Торак-үткәргечләр хуҗалыгы» идарәче компаниясе» җәмгыятенең җитештерү-техника бүлеге начальнигы:
– Балалар мәйданчыгына килгәндә – ул байтак ел элек сүтелә, чөнки хәвефсезлек таләпләренә ярашлы булмый. Гомумән алганда исә, төзекләндерү юнәлешендә чаралар күрелсен өчен кешеләр үзләре битарафлыктан арынырга тиеш. Иң беренче чиратта, күпфатирлы йорт советы оештырырга, йортта яшәүчеләр җыены үткәрергә һәм идарәче компания белән бергә заманча ихатаның проектын төзергә кирәк.
Максатка тизрәк ирешү өчен тагын бер юл – «Күпфатирлы үрнәк йорт» дип аталган республика бәйгесендә катнашу. Анда җиңгән йорт төрле эшләр башкару мөмкинлеге биргән 100 мең сум акча белән бүләкләнә. Безнең шәһәрдә ул бәйгедә җиңгән һәм «премия» акчасына ихаталарында балалар өчен уен мәйданчыклары корган йорт байтак.

Читайте нас: