Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль 2018, 11:48

Бу атна туган көннән башланды

5 февраль – шәһәребезнең туган көне

5 февраль – шәһәребезнең туган көне

Кичә Туймазы үзенең 58нче туган көнен билгеләде. Бүген ул тиз үскән, елдан-ел матурланган һәм тормыш шартлары җәһәтеннән уңайлы замана шәһәре.

Шәһәр урамнары танымаслык булып үзгәрә, күпкатлы йортлы кварталлар һәм җәмәгать объектлары калкып чыга. Төбәк эшкуарлары акчасына шәһәр урамнарында матур-матур фонтаннар пәйда булды. Федерациянең «Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү» проектына кушылу нәтиҗәсендә җәмәгать урыннары һәм ихата биләмәләре байтак үзгәреш кичерә. Үзәк ял һәм мәдәният паркы искиткеч матурланды.

Туймазының матур һәм ямьле булуы – төбәк хакимиятенең генә түгел, шәһәребезне чынлап яраткан барлык якташларыбызның да тырышлыгы нәтиҗәсе.
Читайте нас: