Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2018, 12:19

Якташыбыз — Гнесиннар исемендәге училище студенты!

Кандра музыкантлары алдында атаклы музыка училищесында укучы баянчы кыз чыгыш ясаган

Кандра музыкантлары алдында атаклы музыка училищесында укучы баянчы кыз чыгыш ясаган
Венера ӘШИРОВА

Кандра балалар музыка мәктәбе укытучысы Гөлмира Подребинникова укучылар һәм ата-аналар өчен үзенең элекке укучысы, бу мәктәпнең баян бүлекчәсен тәмамлаган Гүзәл Латыйпова белән очрашу оештырган.
16 яшьлек кыз хәзер Мәскәү-дә Гнесиннар ис. училищеда укый.
Әнисе музыка мәктәбенә китергәндә кызга 6 яшь була. Уен кораллары арасыннан ул нәкъ менә баянны сайлый. Әнисе кызының карарын хуплый.
Гүзәл – сирәк очраган сәләт иясе. Шактый катлаулы уен коралын үзләштерү хәтта өлкәннәрнең дә барысының кулыннан килми. Ә Гүзәл аның белән танышкач та «дуслаша». Гөлмира Вахит кызы тарафыннан сайланган пьесаларны тиз генә хәтерендә калдыра, көйнең әһәмиятле үзенчәлекләренә бик сизгер һәм бераздан үзенә генә хас башкару осталыгына ирешә.
Әти-әнисе Гүзәлгә төрле, шул исәптән, бөтен Русия күләмендә үткәрелгән бәйгеләргә йөрергә ярдәм итә, белгечләр анда аның музыкага сәләтен күреп ала һәм гадел бәяли.
Кызга канат куеп җибәргән мәктәптә үткән очрашуда җылылык рухы тантана иткән. Гүзәл училище (иң борынгы уку йортларының берсе – 1895 елда ачылган!) турында сөйләгән. «Язның 17 мизгеле», «Язмыш шаяртуы, яки Йомшак пар белән!» фильмнарына көйләр язган композитор Микаэл Таривердиев, артистлар Людмила Зыкина белән Иосиф Кобзон, Филипп Киркоров белән Лариса Долина да заманында Гнесиннар ис. училищены тәмамлаган. Баянчы кыз училищедагы дәресләр турында тәэссоратларын уртаклашкан, халык уен кораллары оркестрында бик яратып уйнавын әйткән. Уңышка ирешергә теләгән яшь музыкантларга армый-талмый тырышырга киңәш иткән.
Яшь баянчылар кунак кызы хөрмәтенә махсус концерт әзерләгән, ул исә алар өчен Холминовның «Русский перепляс» пьесасын уйнаган.
Читайте нас: