Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2018, 11:54

Торбалар күккә ашкан инде

Булачак 7нче казанлык урынындагы төзелеш мәйданчыгы көннән-көн үсә

Булачак 7нче казанлык урынындагы төзелеш мәйданчыгы көннән-көн үсә
Анфиса АИТОВА
Шәһәребезнең яңа 7нче казанлыгы урынындагы төзелеш мәйданчыгы үскәннән-үсә. Әле кайчан гына аның нигезе салынган һәм үткәргечләр күчерелгән иде. Үткән сишәмбедә 30ар метрлы төтен торбаларын беркетү өчен ике багана утыртып куярга да өлгергәннәр. Хәзер булачак казанлык мәйданчыгы очкыч-җиһазын күккә ашырырга әзерләнгән космодромга охшап киткән.
Муниципалитет-район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин гамәлдәге 7нче казанлык янында төзелүче яңа мөстәкыйль-җыйнак казанлык бинасының шул тәртиптә биш һәм дүрт казанлы ике өлештән торачагын раслый. Гомуми куәте 45 мегаватт тәшкил итәчәк. Бу объект, элеккечә, районның иң зур объекты булып калачак – чөнки Туймазы шәһәренең өчтән бер өлешен җылылык һәм эссе су белән тәэмин итәчәк. Элеккесеннән аермасы зур – ул үтә җыйнак, экология һәм энергия чыгымы җәһәтеннән гаять нәтиҗәле булачак, әлбәттә. Казанлык автомат шартларында эшләячәк, хезмәтләндерүче эшчәннәргә даими ихтыяҗы калмаячак.
Казанлык җиһазының беренче сынауны төзелеш мәйданчыгында түгел, җитештерелү урынында үтүе – аның сыйфатлылык күрсәткече. Ул Туймазы казанлык җиһазлары заводында җитештерелгән. Үзебезнең җитештерүче һәм эш башкаручы («Туймазы җылылык челтәрләре» җәмгыяте) белән хезмәттәшлекнең берничә өстенлеге бар. Җиһаз ташу һәм җыю чыгымнары кими, объектны эшкә кушу-көйләү һәм тапшыру (әйтергә кирәк, ул март ахырларына билгеләнгән) эшләре вакыты кыскара. Шул ук вакытта көтелмәгән кимчелекләр ачыклана калса, алардан тиз арада арынып булачак. Иң мөһиме – предприятиеләр эш белән тәэмин ителә, үз чиратында алар төбәк бюджетына салым түли, ул тармакта исә якташларыбыз эшли.
Шәһәребезнең Көньяк урамындагы тагын бер – 1нче мөстәкыйль-җыйнак казанлык та шул рәвешле төзелә. Дөрес, аның өчен җиһазлар Екатеринбург предприятиесендә җитештереләчәк. Аның каравы, ул Туймазыда җитештерелгән казаннар белән тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: