Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 гыйнвар 2018, 19:25

Җитди кешеләр – саллы тәкъдимнәр

Районыбыз үзенең үсеш стратегиясен әзерли башлады

Районыбыз үзенең үсеш стратегиясен әзерли башлады

“Башкортстан Республикасы стратегиясе-2030” расланганнан соң Туймазы районы муниципалитет-районы беренчеләрдән булып иҗтимагый-икътисади үсеш стратегиясен әзерләүгә кереште. Узган атнада биредә форсайт-сессия яисә күмәк зиһен җыены узды, анда хакимият, җәмәгать һәм кәсеп вәкилләре муниципалитет үсешенең кайсы юнәлешләрен мөһим дип исәпләү җәһәтеннән фикер алышты. Ике көнлек җыенда безнең хәбәрче дә катнашты. Бу башлангычның мөһим, кирәкле һәм шактый мавыктыргыч булуы ачыкланды.
Бәхәстә туа...
Стратегия сессиясен әзерләү һәм үткәрүдә өч оешма – район Хакимияте, Башкорт дәүләт университеты һәм “Три реки” аналитика компаниясе катнашты.
Аның эшенә район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов җитәкчелек итте.
– Әйдәгез, шундук килешик: аз сөйлибез, күбрәк эшлибез, – дип ассызыклады ул. – Һәм шуны онытмагыз: бездә вак-төяк мәсьәләләр юк. Республиканың башка муниципалитетлары кебек, безне инвестицияләр һәм хезмәт чыганакларын җәлеп итү кызыксындыра. Әмма бу тормыш эшчәнлегенең башка тармакларына игътибар кимүне аңлатмый. Чөнки алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Мәсәлән, җәмәгать тармагы үссә – безгә эшләү һәм яшәү өчен булдыклы белгечләр күбрәк киләчәк.
“Туймазы-Арена” боз сараеның яңа бинасында җыелган 100ләп кеше фикер алышуга кушылды.
Фикер алышу һәм кызу бәхәсләргә бай ике көн үткәне сизелмәде дә. Форсайт-сессия эшчәнлеге шактый гади иде. Башта катнашучыларны «кызыксынучы яклар» төркемнәренә бүлделәр. Һәм беренче чиратта кайсы стратегия мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгы турында уйларга тәкъдим иттеләр. Һәм бу эш нәтиҗәле булсын өчен нишләргә кирәклеге турында. Гомуми фикер белән чикләнергә тырышучыларны шундук туктаттылар. Авылда тормыш сыйфатын яхшырту мөһим дип исәплисеңме? Анык тәкъдимең бар икән, сөйлә. Сәнәгать предприятиеләре һәм эш урыннары кыскарудан канәгать түгелсеңме? Бу хәлдән чыгу юлларын һәм моңа комачаулаучы сәбәпләрне ата. Нәтиҗәдә башта сөйләшүне “Кем гаепле?” дигән сорауга кайтарып калдырырга теләүчеләр дә “Нәрсә эшләргә?” дип баш ватуга күчте.
– Ничек кенә булмасын, барыбер нидер эшләргә кирәк, – диде БашДУның стратегия үсеше проректоры Рөстәм Ахунов. – Республика биләмәләре үсеше тигез түгел. Әле төбәктә ике – Уфа һәм Көньяк-Башкортстан (Салават, Стәрлетамак, Ишембай шәһәрләре керә) агло-мерацияләре оешты. Анда дистәләгән зур предприятие тупланган, төбәгебез продукциясенең саллы өлешен алар җитештерә. Шул биләмәдә урнашкан муниципалитетларның уңышлырак үсеш алуы аңлашыла да. Бу эшне көйләү өчен без республиканы җиде икътисади төбәккә бүләргә тәкъдим итәбез. Шуңа күрә Туймазы районына күрше Октябрьский белән берләшергә туры киләчәк.
“Три реки” аналитика компаниясе өлкән хезмәттәше Евгений Маврин чыгышы уйланырга мәҗбүр итте:
– Дөнья күз ачып йомганчы үзгәрә. Шуңа күрә теге яисә бу муниципалитетның югалган индустрия куәте турында күп сөйләргә була. Әмма... Бүгенге технология юнәлешләре элеккеләрдән шактый аерыла. Беренче чиратта мәгълүмат технологияләре, сәнәгатьне автоматлаштыру технологияләре, чыганак саклаучы һәм сәламәтлек саклаучы технологияләр үсеш алачак.
Уйлап карагыз – шофёрсыз йөри торган машина уйлап табылды инде; сатучыны автомат алыштырган сәүдә үзәкләре ачыла; киләчәктә һәркайсыбыз “йорт табибы” – диагноз куючы һәм дәва билгеләүче акыллы машинага ия була алачак. Аныграк мисаллар да бар: 2022 елда сәнәгатькә 3D-принтерда басылган беренче машина кертеләчәк, 2024 елда аңарда ясалма бавыр «үстерәчәкләр» һәм аны кешегә күчереп утыртачаклар, бер елдан соң базарга беренче имплантант-кесә телефоны чыгачак. Һәм биредә артта калмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау мөһим.

Уңышка сигез адым
Экспертлар фикере буенча, Туймазы районына алга таба куәтле омтылыш ясарга ярдәм итүче мега-проект өчен инвесторлар табу җиңел булмаячак. Әмма район куелган максатка беренче вак адым булачак программаларны тормышка ашыра алырлык. Киләчәктә алар нәкъ шул омтылышка әвереләчәк һәм 2030 елны лаек күрсәткечләр белән каршылау мөмкинлеге бирәчәк.
Көчне чамалап куллану өчен экспертлар бәләкәй муниципалитетларны чынга ашмас фикерләрдән баш тартырга өндәде. Шул исәптән – кыйммәтле инновация проектларына кушылудан. Аның урынына өметле тармакларда инновация кертергә тәкъдим ителде.
Янә бер киңәш – гадәти сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына зур өметләр багламаска. Аларның икътисадның иң мөһим тармаклары дәрәҗәсен саклап калу мөмкинлеге бар, әлбәттә. Әмма, мәсәлән, IT-технологияләр яисә сәяхәтчелек тагын да зуррак тизлектә үсәчәк дип көтелә.
Стратегия сессиясендә катнашучылар фикеренә караганда, 2030 елга кадәр районның инвестиция күркәмлеген, сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгы тармагының, һөнәр белеме бирү өлкәсенең, эшкуарлыкның инновацияле үсешен арттыру һәм биләмәләрне брендлау буенча зур эш башкару көтелә. Уй-ниятләр һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр байтак. Мәсәлән, махсус урта уку йортлары вәкилләре юл картасы кертү зарурлыгын кузгатты, анда баланың балалар бакчасыннан башлап, беренче эш урынына кадәр тормышы чагылыр иде. Аларның фикере буенча, хәзерге эш бирүче яңа белгеч турында калыпка салынган характеристика-бәяләмәдә язылганга караганда күбрәк белергә тели.
Абитуриентларның төбәгебездән читкә агылу мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Дөрес, бу эшне туктату бик катлаулы, шуңа күрә киләчәккә бу бурычны башкачарак билгеләү зарур: югары уку йортын тәмамлаганнан соң егет-кызларыбыз туып-үскән районына кайтсын өчен нинди чара күрергә була?
Бөлгенлеккә төшкән предприятиеләрнең буш мәйданнарыннан файдалану, “Көмеш тасма” юнәлеше буенча сәяхәтчелекне үстерү планы бар.
Җәмәгатьчелек тә бу эшкә кушылыр дигән өметтәбез. Һәрхәлдә, былтыр хакимият һәм халык тырышлыгы белән шәһәр һәм районның берьюлы алты урамына ком-таш салынды. Бу әле эшнең башы гына.
Читайте нас: