Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2018, 18:47

Малкайлар «пластик паспортлар»га ия булды

Тамгалау системасы районда асралган малларны күз уңында тоту мөмкинлеге бирә

Тамгалау системасы районда асралган малларны күз уңында тоту мөмкинлеге бирә

Бүген Русиядә ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү кәгазь чыганакларда башкарылырга мөмкин, әмма андый төрдәге ветеринария сертификатларының гомере озын булмаячак. 2018 елның
1 июленнән “Россельхознадзор” карамагындагы барлык товарлар да “Меркурий” дәүләт мәгълүмат системасында мәҗбүри электрон сертификатлаштыру үтәчәк. Аның төп максаты – бердәм мәгълүмат мохите булдыру, биология һәм азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү.
– Федерациянең бу идентификация системасы берничә ел элек кертелде, – ди районның баш ветеринария табибы Илгиз Насыйбуллин. – Теге яки бу терлекчелек продукциясенең яисә чималның җитештерелү көне турындагы электрон мәгълүмат базасыннан гыйбарәт ул. Шушы мәгълүматка ярашлы рәвештә, аның ветеринария иминлеге турында электрон төрдә белешмә рәсмиләштерелә һәм бирелә. Бу система ярдәмендә хәвефсезлек оешмалары онлайн тәртиптә чималның килеп чыгышы, аның сыйфаты һәм санитария таләпләренә яраклылыгын күздә тота ала.
–Эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә “Меркурий”да теркәлергә тиешме?
– Әйе, чөнки алар – җитештерүдән башлап, кулланучыга кадәр сәнәгать чылбырының төп буыны. Сөт продукциясен тикшергәндә хәтта аның кибеткә, мәгариф оешмасына нинди транспорт чарасында китерелүен белергә мөмкин. Безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дә диярлек автоматлаштырылган “Меркурий” системасында теркәлгән.
– Шәхси-ярдәмче хуҗалык ияләре өчен бу теркәлү мәҗбүриме?
– Әлбәттә, чөнки сөт җыючы да “Меркурий” системасында эшли һәм эшкәртүчеләр аның предприятиегә нинди сыерлардан алынган чимал тапшыруын белергә тиеш. Былтыр районыбызны шаулаткан тилчә авыруы ихаталардагы сыер малларын исәпкә кую зарурлыгын һәм тикшерелмәгән терлекчелек продукциясе сатуның хәвефлелеген ачыклады. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен былтыр районда маллар тамгаланды. Авыл советларының хуҗалык кенәгәләре генә малларның анык исәбе турында мәгълүмат бирми. Шуңа күрә ветеринария станциясе үзенең терлек исәбен алу исемлеген булдырды. Ветеринарлар ихата саен йөреп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9975 баш сыер малы һәм 9737 баш вак мал, 175 дуңгызны тамгалады.
Тамга буенча малның кайда тууын яисә кайдан кайтарылуын һәм ничә тапкыр прививкалануын ачыкларга мөмкин.
Печәнлек, чәчүлекләрне таптату, көтүне иреккә җибәрү очракларында аның хуҗасын табу һәм моның өчен җәза бирү шактый җиңеләя хәзер.
– Тамгалау мал исәбен алуның иң заманча ысулымы?
– Фән һәм технология бер урында тормый. Соңгы елларда чиплау киң танылу яулый. Асылда чип ул – терлекнең электрон паспорты, анда үзенчәлекле идентификация саны күрсәтелә. Ул шулкадәр бәләкәй, терлекнең тән тиресе астына кертелгәч, бармак белән дә капшап сизеп булмый хәтта. Әмма махсус җиһаз ярдәмендә бу микросхеманы (дөге ярмасы кадәр генә) танырга мөмкин, исәп-аныклагыч дисплеенда исә идентификация коды үзе пәйда була. Бу серияле номерны сезнең паспорттагы серия номеры белән чагыштыра аласыз. Әлеге мәгълүмат махсус базага кертелә.
Бүген “САВА-Япрык” хуҗалыгындагы 1,5 мең баш чамасы «лимузин» микрочип йөртә. Бу тагын да заманчарак һәм уңайлырак система.
Читайте нас: