Мәсьәләне республика белән берлектә хәл итәргә
Гыйнвар – үткәргечләр хуҗалыгының бер еллык планнары, иң четерекле бурычларны үтәү чаралары белән кызыксыну өчен иң кулай вакыт. Өстәвенә, ягып җылыту чорына әзерләнү эшләре күптән тәмам, хәер, кар да калын түгел әле. «Торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәткәрләренең сүлпәнләнүен аңлатмыймы бу?» – дип сорадым мин, район Хакимияте башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат ХӘЛИУЛЛИНГА мөрәҗәгать итеп.
– Сүлпәнләндек димәс идем, – диде ул. – Безнең үткәргечләр хуҗалыгы бик нык тузган, шуңа күрә барлык бүлек-тармаклар да уяу, авария-диспетчер бүлекчәсе, кизү торган хезмәткәрләр көтелмәгән очракларга һәрчак әзер. Кар калын булмау сәбәпле, бер яктан, кар-тазарту техникасын көн саен урамга чыгаруга ихтыяҗ булмаса, икенче яктан, җир бик нык туңа. Ә бу җир астындагы үткәргечләр өчен хәвефле. Шуңа күрә, кабатлыйм, сүлпәнләнергә ярамый.
– Серафимовкадагы суүткәргечне һәм Кандрадагы чистарту корылмаларын торак-үткәргечләр хуҗалыгының хәвефле объектлары дип атарга була. Соңгы вакытларда Туймазыдагы канализация челтәре дә «көйсезләнә» башлады. Бу хәвефне киметү өчен нинди чара күрелә?
– Серафимовкадагы суүткәргеч (озынлыгы 20 км чамасы) чынлап та шактый тузган, анда торбалар еш тишелә. Өстәвенә, ул катлаулы өслек, шул исәптән, сазлык, җир асты куышлыклары аша сузылган. Бу исә зарарланган урынны тиз арада ачыкларга һәм тишелгән урынны вакытында ямарга комачаулый. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан елга үзәне буйлап үткән суүткәргеч тармагының бер өлешендә җитди каза хәвефе килеп туды. Яр ишелеп, үткәргечнең берничә дистә метры су өстендә эленеп калды. Бу кимчелектән нефтьчеләр белән бергә арындык – республика кебек үк, алар да иясе аның. Ә берничә көн элек үткәргеч-торба шул урыннан ерак түгел тишелде. Әйтергә кирәк, нәкъ елга өстеннән үткән тармагы. Кимчелектән арыну өчен шактый баш ватарга туры килде.
Үткәргеч-торбаның икенче, өстәмә тармагы булмау хәлне катлауландыра. Димәк, җитди каза очрагында су тәэминатын өзәргә туры киләчәк. Бу суүткәргечне туендырган Тукай авылы суҗыйгычы торышы да шәптән түгел. Серафимовка су тәэминаты челтәрен тулысынча үзгәртеп кору өчен 120 млн сумлап акча кирәк. Әлеге вакытта «Башнефть-Добыча» җәмгыяте белән бу бурычны үтәү чарасын эзләү-сөйләшү алып барыла. Ул БР премьер-министры урынбасары Николай Хорошилов карамагында үтә.
Өстәвенә, вице-премьер Кандрадагы канализация-чистарту корылмаларын үзгәртеп-кору бурычын үтәү чарасын эзләү белән дә шөгыльләнә. Безнең үтенеч буенча яңа корылмалар төзү проекты әзерләнде һәм 2014 елда экспертиза үтте. Ләкин кайбер, иң беренче чиратта, икътисади сәбәпләр нәтиҗәсендә, ул туктатылды. Бүген моның өчен 400 млн сум чамасы акча таләп ителә. Бу төзелешкә районның үзенең генә көче җитмәячәк, әлбәттә. Ләкин әлеге бурычны барыбер үтәргә туры киләчәк – ул корылмалар ярты гасырлап элек төзелгән, рухи һәм матди яктан искергән, бүгенге көн таләпләренә күптән җавап бирми.
Шәһәр канализация коллекторында да еш кына авария шартлары туып тора. Аны үзгәртеп кору мөмкинлеге биргән гадәти ысуллар күләмле эш башкаруны – тузган торбаны чокып чыгарып, яңасын салу авыр төзелеш техникасы җәлеп итүне, асфальтны актаруны, урамда хәрәкәтне ябуны һәм меңләгән кубометр туфрак чыгаруны оештыруны күздә тота. Ремонтның инновацияле технологияләреннән файдаланып, без башка юл сайладык. Гади генә әйткәндә, аларның мәгънәсе шунда: тузган җир асты үткәргече юдырыла, эчке яктан аңа, махсус катнашма сеңдереп, үзенчәлекле пыяла-пластик «оек» кидерелә һәм һава тутырыла. Ул, кабарып, эчтән торба стеналарына ябыша һәм ката. Коллекторның 240 м «җепселе» шул рәвешле ремонтланды инде, тиздән тагын 650 м үткәргечне тәртипкә китерергә ниятләп торабыз.
– Яңа төзелешле төбәкләрнең барысына да диярлек – Түбәнкүл, Чулпан, Әгертамакка яктылык һәм газ килде инде. Хәзер анда яшәүчеләр юллар, һичьюгы, ком-таш ярдәмендә аларны күтәртү мәсьәләсен кузгата...
– Бу бурычны үтәү байтак капитал салу таләп итә. Шуңа күрә юл эшләрен өстәмә финанслау тәҗрибәсе: таләп ителгән хакны яртылаш – муниципалитеттан, икенче яртысын халыктан түләтү киң кулланыла башлады. Нәтиҗәдә юллар, ком-таштан гына булса да, ул төбәкләрдә 5-10 елдан соң гына түгел, ә хәзер үк барлыкка килә.
– Күпкатлы йорт-ларның ихаталарын-да автомобиль мәйданчыкларына кытлык элеккечә үк кискен түгел хәзер. Ләкин көн тәртибеннән төшмәгән әле. Тиздән аңа нокта куеласына өмет бармы?
– Безнең өчен бу һаман чиктән тыш четерекле мәсьәлә. Ләкин мәсьәләне кузгатучылар автомобиль мәйданчыклары милек рәвеше буенча ике төрле булуын аңларга тиеш: беренче төре йорт яны биләмәсендә урнаша һәм йортта яшәүчеләр милке; икенче төре шәһәр биләмәсе җирләрендә. Шуңа күрә беренче төр турында җентеклерәк сөйләшергә кирәк.
Бу очракта автомобиль мәйданчыгы урыннарын киңәйтү, төзү һәм файдалану мәсьәләсе биләмә милекче-хуҗаларының күмәк җыенына чыгарыла. Аларның исәбендә артык акча булса, үтенечегезне үзегезнең идарәче компаниягезгә тапшырырга мөмкин. Ләкин әлеге очракта һичшиксез барлык үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Шул исәптән, үз-үзегезгә сорау куярга – аңа ихтыяҗ бармы? Бәлки, су үткәргән түбәне ямату, тузган суүткәргечен яки канализация торбасын алмаштыру дөресрәк булыр?
Минем шәхси фикер: йорт яны биләмәсендә туктаусыз автомобиль мәйданчыклары төзү – акланган чара түгел. Чөнки автомобильләр елдан-ел түгел, ай саен арта бара. Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы җәмәгать мәйданчыклары төзү булырга мөмкин. Бу берәр эшкуарның игътибарын җәлеп итәр, мөгаен.