Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2018, 11:49

Уңайлы, пөхтә

Шәһәребездәге чүп контейнерлары яңартылды

Шәһәребездәге чүп контейнерлары яңартылды
Чүп савыты шәһәрне матурлый аламы? Ала икән, өстәвенә, үзенең төп тәгаенләнешен дә аклый.
Ел башында «Экология-Т» җәмгыяте шәһәребездә тоташ бар җирдә яңгыр үтмәстәй һәм сасы ис таралмастай ипле ябылган капкачлы 250 пластик чүп савыты урнаштырды. Җиңел генә ачылсын өчен контейнерларның педале бар. Авыр түгел (металлдан эшләнгәненнән өч тапкыр җиңелрәк), нык, тиз генә тузарлык түгел. Бушатканда шалтыр-шолтыр килми.
Быел бу предприятие чүп-чарны аерып ташу эшен дәвам итәчәк. Пластик үтилләштерү контейнерлары белән беррәттән кайбер ихаталарда макулатура туплау өчен дә савытлар пәйда булган инде. Пыяла савыт-саба кабул итү үзәкләре урнаштыру да күздә тотыла.

Мансур:
– Шушы көннәрдә йортыбыз (Комаров урамы, 17) ихатасына чыккан идем, таң калдым: элекке ямьсез чүп савытлары урынында тәгәрмәчле һәм капкачлы заманча чүп савытлары пәйда булган, алар аяк белән җиңел генә ачыла, өстәвенә. Янәшәдә – пэт-шешәләр савыты һәм макулатура җыю өчен шактый иркен савыт. Өстенә ачылган китап рәсеме төшерелгән, ул китаптан киң ябалдашлы агач «үсеп чыккан», язмасы да бар: «Эшкәртелгән 60 кг кәгазь 120 яңа китапка тиң». Мин пластикны аерып җыярга күнектем инде. Хәзер кәгазь җыярга өйрәнәчәкмен. Иң мөһиме – ялкауланмау һәм улымны да өйрәтү.
Читайте нас: