Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2018, 11:59

Кайсын сайларга миңа: блок, кирпеч, әллә кысамы?

Әле күптән түгел генә русиялеләр йорт төзү өчен нинди чимал сайлау турында ул кадәр баш ватмый иде.

Әле күптән түгел генә русиялеләр йорт төзү өчен нинди чимал сайлау турында ул кадәр баш ватмый иде. Стена чималы күп түгел: иң киң таралган төрләре – кирпеч һәм агач, ә җыелма-кысалы йортлар сирәгрәк күренә. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән, республикабызның көнбатышында, торак йортларны арболит-блоклар һәм шлак-блоклардан да төзегәннәр...

Шул исәптән, соңгы берничә дистә елда чималның башка төрләре дә киң кулланыла. Бу – сырлы борыс, керамика-блоклар һәм газ-, күбек- һәм полистирол-бетон... Әлеге чималларның һәркайсының өстенлеге дә, кимчелеге дә җитәрлек.


Кирпеч

Өстенлеге: матур, тавышны йота, чыдам, янмый, череми, бозылмый, тутыкмый, архитектура үзенчәлекләреннән файдалану өчен уңайлы.

Кимчелеге: андый стена авыр, шуңа күрә ул йортның нигезе нык булырга тиеш, стенаны кирпечтән күтәрү озакка сузыла һәм арзан түгел. Кирпеч йорт җылы булсын өчен стеналарны ныгыту яки калынрак салу таләп ителәчәк.


Керамзит-блок

Өстенлеге: шактый нык һәм чыдам; янмый; чагыштырмача җиңел һәм тавышны яхшы «йота», җылылык саклый, төзелешне тизләтә һәм, кирпеч белән чагыштырганда, тизрәк тезелә.

Кимчелеге: дымны, суыкны «өнәп» бетерми, шуңа күрә мондый йорт тышкы яктан йөзләү яки акшарлау таләп итә; керамзит-бетон стеналарда беркеткеч тотрыклы тормый.


Агач (бура, борыс)

Өстенлеге: чиста экологияле һәм чагыштырмача арзан чимал; җылылык саклый, нык нигезгә мохтаҗ түгел.

Кимчелеге: стеналар озак «утыра», яна торган чимал; чери, бөҗәкләрдән зарарлана, ярыла.


Кысалы йорт

Өстенлеге: төзелеш чыгымы арзанга төшә; җылылыкны яхшы саклый; тиз төзелә, эчке яктан асылда эшкәртү таләп итми; үткәргечләрнең барысын да стена арасына яшерү мөмкинлеге бирә.

Кимчелеге: чагыштырмача озын гомерле түгел; механика тәэсиренә сизгер; стеналары ныклыгы белән әлләни мактанырлык булмый.
Читайте нас: