Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2018, 19:56

«Шәһәр мохите» проектына тагын тәкъдимнәр туплана

Төзекләндереләсе җәмәгать биләмәләрен сайлау таләп ителә

Төзекләндереләсе җәмәгать биләмәләрен сайлау таләп ителә

Туймазы узган елдан бирле «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» дип аталган федерация проектында катнаша. Быел халыктан киләсе ике елга җәмәгать биләмәләрен төзекләндерүгә бәйле тәкъдимнәрне кабул итү 9 гыйнварда башланды һәм 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәребездә яшәгән һәркем аның төзекләндерелүгә мохтаҗ төбәге турында үз фикерен белдерә ала. Бу:
– педагогия колледжы янындагы ветераннар сукмагы;
– Октябрьнең 70 еллыгы урамы белән Чулпан-2 төбәге арасындагы биләмә;
– «Олимпиец» спорт-савыктыру комплексы;
– «Родина» мәдәният йорты яны биләмәсе;
– Батырлар сукмагы;
– «Хәсрәтле ана» һәйкәле;
– чаңгы базасы;
– татар драма театры янындагы агачлык;
– Өсән елгасы комлыгы;
– Ленин пр.;
– вокзал буендагы «паровоз» яны биләмәсе;
– Октябрь мәйданы;
– Чулпан, Әгертамак төбәкләре;
– Күптармаклы үзәк (С. Юлаев урамы) алды биләмәсе;
– төп урамнар чатлары;
– әйләнмә чат-Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы үткәргеч-юл.
Фикерегезне язып, электрон адрес ([email protected]) аша җибәрергә яки язма-тәкъдимегезне шәһәр биләмәсе хакимиятенә (Островский урамы, 52) яки район Хакимиятенә (Октябрь мәйданы, 1); «Олимпиец» спорт комплексына (Мичурин урамы, 6); «Туймазы-Арена» боз сараена (Островскиий урамы, 39); үзәк китапханәгә (О. Кошевой урамы, 16а); идарәче компаниягә (Чулпан-2 төбәге, Җиңү проспекты, 3, 3нче эш урыны) китереп тапшырырга мөмкин.
Гаризалар җыелгач һәм бәяләнгәч, төзекләндерү өчен сайланган җәмәгать биләмәләренең анык исемлеге төзеләчәк. Йомгаклау максатында тавыш бирү 2018 елның мартында узачак.
Читайте нас: