Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Туймазы районының «Нерал-Матрикс» предприятиесе һәм «Бишенде» җәмгыяте – савым буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән (кимендә 8000 кг) биш хуҗалык арасында. Республика районнары авыл хуҗалыгы идарәләреннән алынган якынча мәгълүмат буенча, 2017 елда бер сыердан уртача 5054 кг сөт савып алынган – элекке елга карата 266 кг артыграк бу.