Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2018, 12:58

ХОКУКсыз шофёр – кагыйдәләрдән тайпылган кеше

Гамәлдән чыккан шофёр таныклыгын алмаштыру бик җиңел

Гамәлдән чыккан шофёр таныклыгын алмаштыру бик җиңел

Автомобиль йөртү хокукы биргән таныклыгымны («права») алмаштырасым булу соң минутта гына искә төште. Календарьда шофёрлыгымны раслаган төп документыма басылган сан ачылган иде инде. Өстәвенә, танышларым утка май өстәде: белешмә, квитанцияләрнең барысын да җыеп бетерү, имтихан тапшыру өчен бер ай да аз булыр әле... Борчу биләп алды – шул гомер җәяү йөрергә туры килер микәнни? Ул кадәр борчыласым булмаган икән. Бу эшне дә шактый тиз башкарып чыктым. Шулай да кәефне кырган берничә үзенчәлектән башка булмады.

Ачыкланганча, намуслы шофёр икәнсез – гамәлдән чыккан таныклыгыгызны алмаштырганда бернинди дә имтихан тапшыру таләп ителми. Фәкать яшәү урыны төбәгендәге дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк: түләүле хезмәтләр кабинетында сезгә белгечләр исемлеге бирелә, сез аларның һәрберсенә күренергә тиеш. Тик ул медицина тикшерүен үтү өчен үзегезгә бирелгән квитанция буенча сездән теләсә кайсы банк филиалында 160 сум түләүне үтенәчәкләр.

Психиатр, нарколог, окулист, терапевт – «йөгерек» буенча имзалар туплау максатында күренү өчен мәҗбүри билгеләнгән табибларның иң кыска исемлеге менә шул. Эзмә-эзлеклелеге – ирекле. Иң мөһиме шул – терапевт бу исемлектә иң соңыннан торырга тиеш: ул сезнең дәваханәдәге «сәяхәтегез»гә үзенчәлекле йомгак ясаячак.

Асылда барлык бел-гечләрнең имзаларын түләүсез куюы куандырды. Наркологиядә генә башкача: «яраклы» дигән куанычлы нәтиҗәне ишетү өчен анда 230 сум дәүләт җыемы түләү таләп ителә. Ул оешманың «үз кешесе» булганнарга таныклык алу хокукы турында онытырга мөмкин.

Табиблар янында «сәяхәттә» булганнан соң яңа шофёр таныклыгы җитештерү өчен дә түләргә кирәк. Төп-төгәл 2000 сум. Ләкин акчагызны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сәхифәсе аша үткәрсәгез, шактый акчагызны янга калдырырга мөмкин – бу очракта ташлама 30% тәшкил итәчәк. Дөрес, банк бүлекчәсендә түләгәнгә караганда озаграк булачак.

Шуңа карамастан, мин икенче юлны сайладым: 600 сум акча аунап ятмый. Интернет аша исәпләшү тәҗрибәм булмаганлыктан, ярдәм сорап, арадашчыларга мөрәҗәгать иттем – ДЮХИИ бүлекчәсе тирәсендә андый оешмалар җитәрлек. Алар ярдәм иткән өчен әллә ни күп сорамый.

Гадирәк әйткәндә, бу эш ике өлештән тора. Иң беренче чиратта, оператор компьютерга минем мәгълүматларны «кертте» һәм Дәүләт хез-мәтләре сәхифәсенә гариза җибәрде. Җавап шундук килмәде – ике сәгатьләп көтәргә туры килде. Аннары без терминал аша акча күчердек. Аннан соң озаграк – ярты тәүлек чамасы көтәргә туры килде.

Калганы – техника эше. Дәүләт җыемы түләнүне раслаган документ, медицина белешмәсе, паспорт һәм искергән шофёр таныклыгын алып, мин ДЮХИИ бүлекчәсе хезмәткәрләре каршына килеп бастым. 20 минут көткәннән соң полиция капитаны миңа бер өем документ тоттырды һәм күрше бүлмәгә үтәргә киңәш итте. Анда утырган ягымлы кыз мине тиз генә фотога төшерде һәм, биш минутта бер-ике документ тутырып алгач, «пешеп килгән» шофёр таныклыгына кул куюны үтенде, аны пластик белән тышлады – бер минуттан мин, яңа таныклыгымнан күз алалмыйча, урамда басып тора идем инде. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сәхифәсен исәпләмәсәк, бу эшкә барлыгы берничә сәгать вакыт җитте.

Шуңа карамастан, бу мәсьәләне хәл итүне соң чиккәчә сузарга ярамый. Аеруча, таныклыкның яраклылык вакыты чыккан очракта – руль артына утырырга. Бу аның булмавы белән бер. Ә бу кимчелек өчен штраф аз түгел – 5 мең-15 мең сум тәшкил итә.