Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2018, 12:37

Алыштанмы, салыштанмы?

Илчембәт мәктәбенең яңартылган спорт залында милли көрәш буенча ачык турнир үтте

Илчембәт мәктәбенең яңартылган спорт залында милли көрәш

буенча ачык турнир үтте
2017 ел ахырында Илчембәт мәктәбендә “Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” проекты кысаларында җентекле ремонт үткәрелде: тәрәзә, ишекләр, идән алыштырылды, душ кабиналары тергезелде, электр тәэминаты системасы яңартылды.
Яңа ел алдыннан яңар-тылган спорт залында турнир узды, анда Туймазы, Шаран, Ютазы районнарыннан 70 көрәшче катнашты.
Ярышлар башланыр алдыннан район Хакимиятенең спорт тармагы начальнигы Вячеслав Чернов көрәш буенча 40 ел тәҗрибәсе булган тренер Рафаил Хисмәтуллинга район Хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды.
Рафаил Әхмәтҗан улы Илчембәт мәктәбе карамагындагы спорт секциясендә 28 тәрбияләнүчесен көрәш серләренә төшендерә. Өч көрәшчесе былтыр, югары нәтиҗәләргә ирешеп, Русия һәм Башкортстан чемпионнары исеменә лаек булды. Шуларның берсе – Наил Хәйбрахманов шушы көннәрдә илебез чемпионатында район данын яклаячак.
Турнир җанатарларның чәмле авазлары астында үтте – үсмерләр спортның шушы төре белән яши, шуңа күрә иптәшләренең уңышлары өчен чын күңелдән шатланды алар. Илчембәт мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Айнур Гыйзетдинов көрәш белән нибары өч ай элек мавыга башлаган, әмма көндәшен тиз арада җиңеп, тәвәккәллеген күрсәткән. Секция буенча иптәшләренең киңәшләре ярдәм итүен раслады ул, әмма спорт чәмлелеге дә читтә калмаган.
Турнир йомгаклары буенча төрле авырлык һәм яшь төркемнәрендә көчле спортчылар ачыкланды. Команда беренчелегендә Илчембәт көрәшчеләре җиңде, икенче урында – ютазылылар, өченче – Түбән Бишенде үсмерләре.
Читайте нас: