Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 гыйнвар 2018, 13:05

Төп максат – гаепсез кешене хөкем итүгә юл куймау

Районара прокурорның өлкән ярдәмчесе Айтуган Идрисов дәүләт гаепләүчесенең җаваплылыгы гаять зур булуны раслый, чөнки һәр җинаять эше артында кеше язмышы тора

Районара прокурорның өлкән ярдәмчесе Айтуган Идрисов дәүләт гаепләүчесенең җаваплылыгы гаять зур булуны раслый, чөнки һәр җинаять эше артында кеше язмышы тора

Прокуратура законнар үтәлешен күздә тота, шул исәптән төбәк үзидарәсе оешмалары, дәүләт һәм хокук саклау оешмалары тарафыннан. Тагын бер мөһим бурычы – судта дәүләт гаепләвен хуплау. Дәүләт гаепләүчесе судны законлы, нигезле һәм намуслы хөкем карары чыгаруга юнәлтә. Ел саен Туймазы районы судлары тарафыннан бер мең чамасы җинаять эше карала (артык авыр булмаган җинаятьләр халык судьялары карамагында, аеруча авыр җинаятьләр белән район суды шөгыльләнә). Былтыр кимендә 930 затка карата кимендә 900 җинаять эше буенча бер генә дә аклаучы хөкем карары чыгарылмаган. Бу хөкем ителүчеләрнең барысының да җинаятьне аек акыл белән кылуын, судның бер генә гаепсез кешене дә хөкем итмәвен раслый.
Айтуган Фәзит улы Идрисов Русия Федерациясе прокуратурасы системасына 2010 елда шактый өлгереп, төбәк үзидарәсе оешмаларында кимендә 10 ел эшләгәннән соң килгән. Үзен белемле, таләпчән һәм квалификацияле хезмәткәр итеп таныткан. Аның “биләмәләре” – оешкан җинаять төркемнәре тарафыннан кылынган, үтерү, көчләү һәм башка авыр җинаятьләр турындагы эшләрне тикшерү буенча суд утырышларында катнашу.
Шау-шулы эшләр күп. Мәсәлән, ун ел элек Туймазыда ике кеше үтерелә. Җинаятьче табыла һәм озакка ирегеннән мәхрүм ителә. Колониядә хөкем карарын тутыргач, ул Туймазыга кайта һәм үзе үтергән егетнең туганы белән очраша. Исерткеч эчемлек тәэсирендә ярсыган бу кеше үтерүчегә пычак белән берничә тапкыр кадый. Мәете берничә көннән соң елгада табыла...
Суд утырышында үтерү өчен сәбәп булганлыгын исбатлау таләп ителә. Эш шуның белән дә катлаулана, җинаять кылынган вакытта үтерүченең өйдәш хатыны янәшәдә була. Һәм ул, өйдәшен курчаларга теләп, ялган күрсәтмә бирә.
Прокуратурага шактый тәҗрибәле Мәскәү адвокатларына каршы торырга туры килә. Төрле экспертизалар үткәрелә, дистәләгән шаһиттан сорау алына. Әмма дәлилләр табыла. Идрисов судны хөкем ителүченең җинаятькә мөнәсәбәте барлыгына, аның гаепле булуына һәм аны җинаять җаваплылыгына тарттыру зарурлыгына инандыра ала.
Былтыр район биләмәсендә «Башнефть» акционерлар компаниясе буровойларыннан нефтьле сыекча урлауда гаепләнгән бер төркемгә бәйле җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Ул төркем эшчәнлегенә чик куелды. Бу җинаятьтә гаепле бәндәләр барысы да төрле җәзага җәлеп ителде.
Дәүләт тарафыннан гаепләнүгә кагылышлы җинаять эшләренең байтагы тыелган наркотик һәм психикага тәэсир итүче матдәләр әйләнеше тармагына бәйле. Безнең шәһәр һәм район өчен көн үзәгендәге мәсьәлә бу. Шушы тармактагы җинаятьләр өчен ел саен кимендә 100 кеше гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгә. Җинаятьчене эзәрлекләү эшчәнлегенең максаты җәза бирү генә түгел, төзәлергә дә мәҗбүр итү. Җинаять кылган кешеләрнең һичьюгы бер өлешенең, иреккә чыккач, яңа тормыш башлавы, гаиләсен, балаларын уйлап яшәве мөһим. Менә шул сәбәпле, дәүләт гаепләүчеләре тәкъдиме буенча законның ул затларга авыруыннан арыну максатында җәмәгать һәм медицина реабилитациясе үтү мөмкинлеге биргән таләпләре нәтиҗәле кулланыла.
Катлаулы зур эшләрне тикшерүгә әзерләнгәндә дөрес караш һәм карарга төп юнәлтүче – районара прокурор Айдар Хәйдәр улы Уелданов. Бүгенге ветераннарыбыз – Айдар Кәшбулла улы Локманов, Флүр Җәмгытдин улы Кәримов та алмаш әзерләү мәсьәләсенә зур өлеш кертте.
Судта көтелмәгән «борылыш»ларга юл куймас өчен җинаять эше мәгълүматларын җентекле өйрәнер-гә туры килә. Белгечләр дәүләт гаепләүчесенең судтагы 10 минутлык чыгышын келәм өстендәге боксчылар алышы белән чагыштыра. Үзенә күрә, яхшылык белән яманлык алышы, рәхимсез көрәш бу. Анда җиңеп чыгу өчен белемеңне даими камилләштерергә кирәк. 2018 елның җәендә суд системасында халык утырышчылары институты эшли башларга тиеш, шуңа күрә дәүләт гаепләүчесенең белемлелегенең әһәмияте һәм аның сыйфатына таләпләр арта.
Читайте нас: