Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар 2018, 16:53

Яхшы ат ерактан алдыра

Авылда яшәүче 33 яшьлек ир-егет бахбайлар үрчетә башлаган

Авылда яшәүче 33 яшьлек ир-егет бахбайлар үрчетә башлаган

Иске Туймазыда яшәүче Рузил Хәбибуллин балачактан үз аты турында хыяллана. 33 яшьлек
булдыклы ирнең ат абзарында 12 малкае – токымлы рус йөк атлары, яхшы нәселле юргалары бар.

Рузил Наил улының хуҗалыгында атлар шундук барлыкка килми, эшчәнлеген дә алардан башламый ул. Бу кадәр малны берьюлы сатып алу кыйммәткә төшә. Алты ел буе йөкләр ташый, аннары салкын, тимер машиналардан арып туктый. Авыл тарта, күрәсең, балачакта көн озыны табигать кочагында уйнап үсә, әти-әнисенә мал көтешә, печән әзерләшә ул. Эшне шәхси ярдәмче хуҗалыктан башлый, ихатада сарай төзеп куя, 26 баш курдюк сарыгы сатып ала. Хуҗаның тырышлыгы, тәрбиясе бушка китми: бераздан маллар бишләтә ишәя.
— Ите үтсә дә, йон сату нәтиҗә бирмәде, – дип сөйли Рузил Наил улы. – Бер сарыктан алынган ике килограмм йон өчен күпләп сатып алучылар 16 сум тәкъдим итте. Шул чагында сыер малы үрчетүгә керештем. 8 баш сыер һәм үгез сатып алдым. Ике елда аларның санын 40 башка җиткердем.
Ике ел элек балачак хыялын тормышка ашырырга ниятли. Күптәннән атлар үрчеткән, хәтта ат чабышларында чәмле катнашкан иптәше Сергей Грицута белән киңәшләшеп, ат асрый башлый. Хәзер Хәбибуллинның 12 баш аты бар, асылда юрга һәм йөк атлары бу.
— Мин һәрвакыт бу акыллы җан ияләре белән сокландым. Малай чагында ук колхозның ат абзарына барып, шуларны читтән генә күзәтә идем, – ди ул. – Иң элек Фокусница кушаматлы нәселле колын барлыкка килде. Ул авыр йөк аты белән инглиз чабышкысы кушылдыгы. Хәзер үсә төште, ныгыды, аны әкренләп ияргә өйрәтәм. Озакламый чабышларда үзен күрсәтәчәк әле ул.
Иш янына куш дигәндәй, озакламый Фокусницага ип-тәшкә Тайга белән Колхозница юргалары пәйда була.
— Бу пар матурлык, табигать белән аралашу өчен. Алар табыш китерми, аның каравы, кешеләргә күпме уңай кичерешләр, канәгатьлек тойгысы бүләк итә! Алар белән аралашу борчу-мәшәкатьләрне онытырга, ял итәргә ярдәм итә. Кичләрен дусларым белән еш кына атта йөрергә чыгабыз. Колхозницада теләгән һәркем йөри ала, өстәвенә, түләүсез. Ул тыныч холыклы, үзенчәлекле атламы нәтиҗәсендә (ул аякларын чалыштырып түгел, башта бер ягын, аннары икенче ягын чиратлаштырып атлый) җайдак иярдә тотрыклы утыра. Аның каравы, Тайга – Колхозницаның капма-каршысы. Ул елгыр, егәрле, кырда уйнакларга ярата, шуңа күрә аны иярләп булмый әлегә.
Хәбибуллин бахбай кешеләр белән мөнәсәбәтне аларның атка ничек утыруына, аның белән ничек аралашуына карап кора дип исәпли.
— Кем үз-үзенә ышана, шул атны тыңлый, аның ни теләгәнен белә. Кайберәүләр аттан курка, сак кылана, бәгъзеләре исә алар белән көрәшә, үзенең көчен күрсәтә.
Юргалардан тыш, көтүдә авыр йөк атлары да бар – ул аларны иткә тапшыра яисә сата. Быел Рузил атларын тагын 15 башка арттыруны күздә тота, әмма мал азыгы җитеп бетми.
— Үземнең җир биләмәсе юк, шуңа күрә дусларымның җирендә печән әзерлим, кимендә 40 тонна ашлык хәстәрлим. Игелекле кешеләр күп ич, бу мәшәкатьтән дә арынырмын дип ышанам.
Рузил Хәбибуллин ат үрчетүнең иң күңелле ягы – акыллы хайваннар белән аралашу дип исәпли. Ул ат абзарларын үзе тазарта, атларны да үзе тәрбияли.
— Күңелемне салып эшлим, балачактан атлар турында хыялландым, шуңа күрә бу эш авыр түгел миңа.
Дөрес, эшеңне никадәр күбрәк яратсаң, ул шулкадәр уңышлырак булачак.
Читайте нас: