Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар 2018, 14:00

Илнең төп бәйрәмендә

Туймазы мәктәбе укучысы Кремльдә үткән чыршы бәйрәменнән якты тәэссоратлар белән кайтты

Туймазы мәктәбе укучысы Кремльдә үткән чыршы бәйрәменнән якты тәэссоратлар белән кайтты
Илебезнең декабрь ахырында Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда үткән төп Чыршы бәйрәмендә Башкортстаннан 114 бала катнашкан. Бу – республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган уку алдынгылары, төрле иҗат бәйгеләрендә, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңгән балалар. Илебезнең төп Чыршысын күрү бәхетенә ирешкән укучылар арасында 1нче интернат-мәктәптән Радмир Гомәров та (6нчы сыйныф) булган.
- Мин Мәскәүне беренче тапкыр күрдем, – диде иҗади уңышлары өчен бу хөрмәткә лаек булган Радмир. – Без Кызыл мәйданны карап йөрдек, Кремль сәгате сукканны тыңладык. Илебез үзәгендәге Яңа ел бәйрәме күләме, махсус чаралары, артистларның чыгышлары, Кыш бабай һәм Карсылуның бүләкләре белән әсир итте.
Читайте нас: