Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар 2018, 13:46

Абруйлы һөнәр

Төбәк Башлыгы һөнәр осталыгы бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

Төбәк Башлыгы һөнәр осталыгы бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды
Узган елның декабрь ахырында Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Бөтенрусия “Алдынгы һөнәр иясе” һөнәр осталыгы бәйгесенең төбәк өлеше җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләренә дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр исәбендә “3нче төзелеш фирмасы” эшчәннәре – буяучылар Алинә Гыйрфанова белән Раушания Хәбибуллина да бар.
– Сез – үз эшегезнең чын осталары. Һәркемгә – эшегезне бәяләгән эксперт төркемнәренә, белгечләргә алдынгы һөнәр остасы булуыгызны расладыгыз, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Хәзер бу тармактагы яшь һәм өлкәнрәк эшчәннәр дә сезгә тиңләшәчәк.
Республика Башлыгы һөнәр осталыгы бәйгеләренә зур игътибар бүлә. Аның сүзләренә караганда, бу бәйгеләр эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.
Читайте нас: