Димәк, җиңү яулаган очракта шәһәр җәмәгать биләмәләрен төзекләндерүгә акча алачак. Аларны исә, шәһәр халкы, сез сайлыйсыз. Өч вариант тәкъдим ителә:
Ленин проспекты һәм үзәк паркның керү урыны;
Ленин проспекты, тимер юл вокзалы алдындагы биләмә, Октябрьнең 70 еллыгы урамы (Хәсрәтле ана һәйкәле янындагы сукмактан Островский урамына кадәр);
Мичурин урамы (Ленин проспектыннан Чапаев урамына кадәр).
Шәһәр хакимиятендә
1 февральгә кадәр тавыш бирергә мөмкин, адресы: Островский урамы, 52 (тәкъдимнәрегезне вахтёрда калдырыгыз) яисә электрон адреска
[email protected] җибәрә аласыз.Теләкләрегезне шулай ук шәһәр хакимиятенең “ВКонтакте” җәмәгать челтәре төркемендә https://vk.com/gptmz калдырырга була.