Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2021, 12:07

Кар яву ныклыкка сынады

“Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәтләндергән төбәккә тоташ алганда 432 километр автомобиль юллары керә

Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы Раил Хаҗиев хәбәр итүенчә, кар мул төшкән чакта юлларга иртәнге сәгать биштән 12 берәмлек техника чыга. Аларның эшен электрон ГЛОНАСС системасы күздә тота.
Юлчылар өчен 10 һәм 11 гыйнвар аеруча киеренке булган. Бу көннәрдә юлларны вакытында чистарту өчен иң озын участокларның берсендә – Карамалы-Гобәйдән Бәләбәй районына кадәр – тәүлек әйләнәсенә кыргыч-эттергечле һәм ком сипкечле “КамАЗ” эшләгән. Кар яуганда башка участокларда да эш туктамаган.
Фото: www.objectiv.tv
Читайте нас: