Туймазы хәбәрләре
+3 °С
Облачно
Көнүзәк
14 Января 2021, 07:39

Эзтабарларга кушылыгыз!

Х. А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды “Ә син Туймазы районы эзтабарлары хәрәкәтенә язылдыңмы? чарасы игълан итте

Аның кысаларында оешмага яңа әгъзалар кабул ителә.
Отряд берничә юнәлештә эшли: эзтабарлык эшчәнлеге, туган якны өйрәнү, археология, тарихи реконструкция. Яңа килүчеләр аларның теләсә кайсына кушыла ала. Яшь буенча чикләүләр поход-кыр эшчәнлеге буенча гына бар: Хәтер вахтасына 14 яшьтән, археология казылмаларына 13 яшьтән барырга була.
Эзтабарлар хәрәкәтенә кушылу өчен “ВКонтакте” сәхифәсенең https://vk.com/poisk_tmz2016 төркеменә язарга кирәк.
Фото: sun9-38.userapi.com
Читайте нас