Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2021, 11:54

«Бабай утары» тавыннан шуып төш

Федерациянең сәяхәтләр агентлыгы эчке сәяхәтләрне үстерү проектларына грант ярдәме бәйгесе үткәргән

Федерациянең сәяхәтләр агентлыгы эчке сәяхәтләрне үстерү проектларына грант ярдәме бәйгесе үткәргән. Анда “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы да катнашкан. Яңа ел алдыннан хуҗалыкның җиңүчеләр исәбенә эләгеп, өч миллион сум күләмендә грантка ия булуы билгеле булган.
“Бабай утары” этнография комплексында сәяхәтләрне үстерү проекты иң яхшысы дип лаек танылган. Чөнки соңгы елларда комплекс туймазылыларның һәм район кунакларының яраткан ял төбәкләренең берсенә әверелде.
— Грант акчасыннан кала, арытабан “Бабай утары” үсешенә 1,5 млн сум үз акчабызны салырга җыенабыз, – диде «Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчесе Фәнир Галимов. – Атап әйткәндә, тюбинг трассасы өчен яңа күтәрткечкә заказ бирдек. Бу кышкы мәрәкә этнография музеена килүчеләр арасында киң танылган. Халык озаклап чират көтмәсен өчен, 50 тюбинг алырга җыенабыз. Шуңа өстәп, кышкы мизгелне иртәрәк ачу мөмкинлеге бирәчәк кар генераторы. Моннан тыш, “Шәһәрчек-Таучык” балалар уен комплексы сатып алачакбыз, җәйге чатыр лагере өчен исә – берничә чатыр. Осталык дәресләре үткәрү өчен ике баскыч-түбәле павильон да алу күздә тотыла. Безнең районга җәмәгать транспортында килүчеләрне дә онытмадык. Тимер юл, автовокзалдан утарга килү һәм кайтуны оештыру өчен җиде урынлык “LADA Largus” автомобиле алырга җыенабыз.
Сәяхәтчеләрнең безгә кабат әйләнеп кайтуы күңелле. «Бабай утары» килгән саен аларга яңа яктан ачылсын өчен барысын да эшлибез.
Читайте нас: