Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 декабрь 2020, 12:30

Йөрәкләрдән чыккан изге хисләр

Пандемия чорында эш йомгаклары буенча елның алдынгы ирекле ярдәмчеләре билгеләнде.

Менә алар: Туймазы газ эшкәртү предприятиесе казанлыгы операторы Андрей Комлев, «Родина» мәдәният йорты тавыш режиссёры Евгений Царёв һәм медицина колледжы студенты Элина Төхбәтшина.
Аларның “Безнең хәстәрлек” ирекле ярдәмчеләр штабына пандемиянең беренче һәм икенче дулкыны чорында 7273 мөрәҗәгать килгән. Ирекле ярдәмчеләр тарафыннан гариза бирүчеләр исәбенә 3956 азык-төлек һәм 2874 медикамент тупланмасы илтелгән. Авто-ирекле ярдәмчеләр 1056 гариза үтәгән. Ирекле ярдәмче-медиклар инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә рецепт буенча 1248 дару илтеп тапшырган.
Фото: sun9-47.userapi.com
Читайте нас: