Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 11:52

Туймазыда “Көтелмәгән бүләкләр көне”

Йола буенча 25 декабрьдә Уфада республика башлыгы чыршысы үтә. Билгеле булуынча, быел бу бәйрәмне үткәрмәскә карар ителде. Шуңа карамастан, иң сәләтле Туймазы укучылары Радий Хәбировтан котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Төбәк җитәкчесе исеменнән аларны район башлыгы Айдар Суфиянов тапшырды.

Уку алдынгылары, төрле бәйгеләр һәм ярышлар җиңүчеләре җәмәгать эшчәнлегендә чәмле катнашучылар... Барлыгы 29 кеше бу көнне “Родина” мәдәният йортында җыелды. Шуларның бишесе, бүләкләрдән тыш, Республика башлыгы стипендиаты дипломнарына ия булды.
Серафимовкадан 12 яшьлек Полина Өметбаева катлаулы авыруга дучар, Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә укый. Тернәкләндерү үзәге тарихында беренче тапкыр үткән фән-тәҗрибә конференциясендә җиңгән өчен республика чыршысына чакырганнар аны. Бүләкне Радий Хәбиров кулыннан алалмаса да, кыз баланың күңеле төшмәгән. Туймазыдагы Яңа ел котлавына да шатланган ул.
Район башлыгы Айдар Суфияновның укучыларга карата яңгыраган котлау сүзләреннән соң, балалар “Явыз көчләр зыяны яки Яңа елны ничек коткарырга” дигән тамаша карады. Балалар өчен бу тылсымлы спектальне “Родина” мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Сәфәр”, “Арлекино”, “Фокс” бию ансамбльләре һәм “Йолдызлы юл” цирк гимнастикасы һәм акробатика мәктәбе тәрбияләнүчеләре әзерләгән.
Шул ук көнне район һәм шәһәр мәктәпләрендә Туймазы районы башлыгы бүләкләре 250 чәмле һәм сәләтле укучыга тапшырылган.
Читайте нас: