Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 декабрь 2020, 11:45

Кыш бабайдан суыткыч

“Туймазы хәбәрләре”нең бүләк уйнату барышын 10 меңләп кеше күзәтте

Яңа ел алдыннан редакция бинасы янында аеруча җанлылык күзәтелә: шәһәр һәм районыбызда яшәүче йөзләгән халык бирегә 2021 елга “Туймазы хәбәрләре”нә язылучылар арасында бүләк уйнатуда катнашырга җыела.
Без быел да шактый күп бүләк әзерләдек. Сезнең белән күзгә-күз карашып, бәхет кошының чираттагы тапкыр гәзит укучыларыбызга елмаюын күрергә теләгән идек. Әмма пандемия моңа үз төзәтмәләрен кертте һәм без бу чараны онлайн-форматта үткәрергә карар иттек.
Бу юлы анда моңа кадәр күрелмәгән кеше катнашты – барабанга кешеләр безгә кәгазь төрдә китергән яисә электрон почта аша җибәргән 2383 квитанция салынды. Кайберәүләр шулкадәр җиңәргә теләгән ки, безгә хәтта кимендә икешәр квитанция җибәргән. Әмма без уяу булдык, һәм андый кешеләр бүләк уйнатуда катнашмады. Башкача булмый – дөреслек җиңәргә тиеш!
Һичшиксез: “Бу лотерея-ның ничек үткәнен беләбез без. Бәхетлеләрнең исеме күптән билгеле инде!” – дигән кешеләр дә бар. Шуңа күрә бу юлы (хәер, элек тә шулай иде) бүләк уйнатуның ачыклыгын тәэмин иткән анык чаралар күрелде: чара барышын гәзитнең «ВКонтакте»дагы төркемендә онлайн-форматта күзәтергә мөмкин иде, жюри исәбенә исә бәйсез җәмәгатьчелек вәкилләре керде: үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Алла Геннадьевна Ильясова, Собханкул сәнгать мәктәбе директоры Айдар Илдар улы Хәсәншин һәм, әлбәттә, Яңа ел бәйрәменең төп каһарманы – Кыш бабай бу.
Алып баручы – гәзитебезнең баш редакторы чараны башлап җибәрде, һәм барабан эшкә кереште. Жюри әгъзалары аннан квитанцияләрне тартып чыгара торды һәм чираттагы җиңүчебезнең исемен игълан итте. Чәмлелек артканнан-артты, бу редакция стеналары артында да сизелде хәтта: исәпләгеч беренче 12 минутта ук безне 2000 кеше каравын күрсәтте.
30 минут үтте – кимендә 5000 кеше... Трансляция тәмамланганда чара барышын 10 мең кеше тамаша кылуы ачыкланды!
– «ВКонтакте»дагы бер генә видео да бу кадәр тавыш җыя алганы юк иде әле, – дип елмая система администраторы. – Рекорд ич бу!
Тоташ алганда кичә кимендә йөз төрле бүләк уйнатылды: казлар, пималар, үтек, видеотеркәгечләр, ресторанда ике кешегә сихри кич үткәрүгә һәм гүзәллек салонына сертификатлар... Төп бүләк исә – ике камералы суыткыч. Аңа Туймазыдан Хәмидә Даутова ия булды. Хәмидә Мияссәр кызы Даутовага 65 яшь. Шуның 40 елын үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән ул.
— Бер тапкыр 15 еллап элек бүләк откан идем, – ди ул. – Ул чагында отыш 25 сум тәшкил итте. Быел Яңа елга лотерея отарга дигән теләк теләдем. Менә ул бәхет! Яңа ел бүләге өчен гәзиткә рәхмәт.
Трансляцияне карамаган булсагыз – һич кайгырмагыз. Җиңгән очракта сезгә безнең гәзиткә яздыру бүлеге хезмәткәрләре шалтыратачак һәм бүләкне кайдан килеп алырга кирәклеген хәбәр итәчәк.
Читайте нас: