үпчелек хәзер электр энергиясен җитеш-мул тормыш буларак кабул итми. Без аны көн дә кулланабыз. Һәм бу гадәти күренеш. Электр энергиясеннән өзелү дә сирәк кенә була хәзер. Ниндидер өзеклек яисә көйсезлек килеп чыкса, аларны күпчелек кеше сизми дә кала.Энергетика тармагында эшләгән хезмәткәрләр генә аның нәрсә бәрабәренә торуын белә. Бүген бу кешеләр һөнәр бәйрәмен билгели.
Быел Туймазы шәһәр электр челтәрләренә 60 ел. Шушы дәвердә ул электр челтәрләре конторасыннан 169 кеше хезмәт салган үсеш юлындагы предприятиегә әверелгән.
– Бу ел шәһәрнең үзәк өлеше челтәрләрен 6 киловольттан 10 киловольтлы көчергәнешкә күчерү буенча өч елга сузылган эшчәнлекнең финал өлеше булды, – ди предприятие җитәкчесе Айдар Гыйниятуллин. – Камилләштерү 2017-2021 елларга исәпләнгән инвес-тиция программасы кысаларында үтте.
— Камилләштерү Октябрьнең 70 еллыгы, Комаров, Островский урамнары, Ленин проспектындагы объект һәм торак йортларга кагылды. Уйланылганны тормышка ашыру өчен без 20 көч трансформаторын алыштырдык, «ГПЗ» терәк станциясеннән 2нче бүлү-тарату үзәгенә (аны тулысынча үзгәртеп корырга туры килде) кадәр ике тармаклы җиде километр электр тапшыру линиясе төзедек. Анда ике секцияле үзәк кордык, алар югары вольтлы линияне авария режимында саклау бурычын үти. Бу кабель һәм һава линияләренең үткәрү сәләтен арттыру, электр энергиясен югалтуны, йөкләнешне киметү һәм шул рәвешле электр тәэминатының ышанычлылыгын күтәрү мөмкинлеге бирде.
Быел без “торак бистәсе” төбәгендәге күпкатлы йортларда, Собханкул, Түбән Троицкий, Серафимовкадагы яңа төзелеш төбәгендә яңа кабель линияләре суздык. 14 километр озынлыктагы ике кабель линиясе үзәк район хастаханәсенә һәм «Водоканал Туймазы шәһәре» җәмгыятенә сузылды.
Төзү һәм камилләштерү барышында предприятие заманча чималлар һәм технологияләр куллана. Акрынлап электр энергиясен исәпләүнең акыллы системасы – АСКУЭ кертелә, ул электр энергиясен куллануны күздә тоту, системада торучы кулланучылар буенча мәгълүмат туплау, куллану күләмен исәпләү мөмкинлеге бирәчәк. Элек абонентлар ай саен электр тәэминаты компаниясенә күрсәткечләр тапшырырга тиеш булса, хәзер электрон исәпләгечләр АСКУЭ системасына тоташтырылгач, моны эшләргә кирәкми. Акыллы җиһазлар аларны онлайн-режимда тапшыра.
— Без системаның файдасын тойдык инде, – ди Гыйниятуллин. – “Зирәк” исәп приборлары урнаштырылган төбәкләрдә югалту алты тапкыр кимеде. Сәбәбе – система башкалар исәбенә көн күрергә теләүчеләрнең челтәргә законсыз тоташырга теләвен шундук искә ала.
Система үтә күренмәле – АСКУЭга тоташкан мөстәкыйль кулланучылар да, хокукый затлар да үзләренең исәп җиһазлары күрсәткечләрен үз исәп приборларында да, “шәхси кабинет” аша безнең яңартылган сәхифәдә дә күздә тота ала. Шунда ук хезмәтләндерүгә гариза калдырырга була.
Энергетиклар федера-циянең “Кулай шәһәр мохите тәэмин итү” проектын һәм республиканың “Башкортстан ихатасы” программасын тормышка ашыруда чәмле катнаша. Шушы программалар кысаларында быел алар урамнарны яктырту челтәрләрендә 12 млн сумлык ремонт башкарган.