Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 декабрь 2020, 16:05

Барысы да "норма"да булачак

66 якташыбыз ГТОның алтын билгесенә лаек булды

Сәламәт тормыш тарафдарлары районыбызда байтак. Моны ГТО билгесе ияләре саны да дәлилли.
Былтыр алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә 1603 туймазылы ия булды. Пандемия нәтиҗәсендә тестлау туктатылып торуга карамастан, быел байтак туймазылы нормативларны уңышлы тапшырды. Нәтиҗәдә икенче кварталда “алтын”га 37 кеше лаек булды, өченчесендә – 66 (соңгы нәтиҗәләр гыйнварда билгеле булачак).
— Бүген ГТО таләпләре мәктәпләрдә, махсус урта уку йортларында, районның спорт корылмаларында тапшырыла, – дип сөйли район хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов. – Барлык мәгълүмат биатлон буенча өч тапкыр СССР чемпионы, спорт мастеры Ирина Бикташева җитәкләгән Тестлау үзәгенә җибәрелә.
Бу чарага өлкән яшьтәге туймазылылар да кушыла. Быел 82 яшьлек Фаил Хәмидуллин сынауларны уңышлы үткән, 78 яшьлек Лилия Хәсәнова икенче ел рәттән ГТОны “алтынга” тапшыра. Былтырдан башлап бу хәрәкәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән туймазылылар да чәмле катнаша.
Бүләкләү тантанасыннан фотоларны "ВКонтакте" төрке-мендә карый аласыз.
Фото: svgz.ru
Читайте нас: