Туймазы районы муници-палитет-район Советы депутатлары, “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары хәйрия эшчәнлеге белән чәмле шөгыльләнә. Мәсәлән, “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Булатов Туймазы үзәк район хастаханәсенә ике душ кабинасы тәкъдим иткән һәм авырулар агымын бүлү өчен пластик аралык җиһазлауда ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, “Безнең хәстәрлек” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Рамил Булатов һәм “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыя-тенең хокук идарәсе җитәкчесе Александр Тарасов үз округындагы өлкән яшьтәге кешеләрне бер елга “Туймазы хәбәрләре”нә яздырган.