Пандемия мәгариф эшчәнлегенә яздан ук үзгәреш кертә башлады. Мәктәп укучылары читтән торып укуга күчерелде, 11нче сыйныф укучылары БДИны соңрак тапшырды, тугызынчы сыйныфлар исә аннан бөтенләй азат ителде. Хәзер коронавирус 11нче сыйныфлар өчен рус теленнән йомгаклау иншасына да барып җитте. “Рособрнадзор” бу сынауны 2 декабрьдән 5 апрельгә калдырды. Өстәмә көннәр сыйфатында 21 апрель һәм 5 май сайланды.