Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
1 Декабря 2020, 09:04

Яңа елга 30 көн калды

Шәһәр уртасында озакламый киләсе ел билгесе пәйда булачак

Яңа елга төп-төгәл бер ай калды, һавада киләсе бәйрәмнең кабатланмас мохите хакимлек итә. Яңа ел шәһәрчеге төзелү дә шуңа ишарә. Быел ул элеккегедән ямьлерәк булачак.
Шәһәр биләмәсе хакимиятендә аңлатуларынча, ядкәрләрнең бер өлеше былтырдан калган, әмма яңалары да булачак. Мәсәлән, 35 метрлы яңа дуга һәм балкып торган Сатурн урнаштырганнар, озакламый этноавыл барлыкка киләчәк. Үзәк чыршы да яңача балкыячак – кар бөртекләре һәм ут-диодлы 1100 лампочкадан кала, аны боз сөңгеләр рәвешендәге гирлянда белән бизәячәкләр. Беренче тапкыр район хакимияте ишегалдындагы чыршыларда да бәйрәм иллюминациясе пәйда булачак – аларны җылы тонык яктылык сирпегән 750 метрлы гирлянда уратып алачак.Гадәттәгечә шәһәрчек тирәли Йолдызнамә билгеләрен чагылдырган җәнлекләр урын алачак, фонтан янындагы постаментта киләсе ел билгесе – Үгез урнаштырылачак. Аны 20 елдан артык шәһәрчекне төзекләндерүдә мәшгуль скульптор Николай Тихонов ясаячак.— Башта бөтен сыннар да боздан коела иде. Кыш бабай белән Карсылуны да шушы нәзберек чималдан ясадык, аннары буядык, – дип искә ала Николай Васильевич. – Әмма температура тотрыксызлыгы нәтиҗәсендә йөз чалымнары гел бозылды. — Берничә ел элек район хакимияте скульпторларга мөһим бурыч йөкләтте – бозга алмаш табарга кирәк иде. Мин балачакта чыршы төбендә торган пенопласт Кыш бабайны искә төшердем, һәм шуңа тартым, әмма бераз тыгызрак пенополистиролдан сыннар ясап карарга булдым. Аның байтак өстенлекләре ачыкланды: боз сыннарда, гадәттә, хәрәкәтне чагылдырып булмый, ә пенополистиролдан ясалганын “хәрәкәткә” китерергә була. Өстәвенә, мондый сынны җылы бинада алдан ясап куялабыз.Тихонов метр ярымлы полистирол Карсылуны китереп күрсәткәч, хакимияттә бу яңалыкны хуплыйлар. Һәм менә кимендә ун еллап инде боз сыннар белән беррәттән мәйданны полистиролдан ясаганнары да бизи. — Башта сызымын ясыйм, аннары пластилиннан зур булмаган сын әвәлим, – дип уртаклаша серләрен оста. – Соңрак металл кыса коям – бу скульптураның скелеты, ул тотрыклылык бирәчәк. Шуңа пенополистиролдан мускуллар “үстерәм”, өстеннән “тире” тарттырам. Баштарак моның өчен марля кулландым, хәзер чыдам пыяла-җепсел челтәрдән файдаланам.Төп постаментта урнаштырылачак үгезнең биеклеге ике метрдан артык, озынлыгы исә өч метрлап тәшкил итәчәк. Моннан тыш, миңа тагын бер композиция эшләргә куштылар – бу табигый зурлыктагы пар ат, аңа әкият бишеге «җигеләчәк» һәм ул да мәйданда урын алачак. Чабышкылар әзер инде.Бу юлы ялгызым түгел, хәләл җефетем Гөлназ белән эшлибез, шуңа күрә эш тиз бара.Николай Тихонов хәзер Красноусолда яши икән, әмма безнең район белән элемтәне өзми һәм Яңа ел шәһәрчеген төзекләндерүдә катнашуын дәвам итә. Скульп-тураларны ясап бетергәч, ул аларны йөк транспортында Туймазыга алып киләчәк.Шәһәр мәйданыннан кала, “Родина” мәдәният йорты каршындагы мәйданчык та җиһазлана. Анда җиде метрлы пиксельле чыршы урнаштырылачак. Мәдәният йорты каршындагы барлык сыннар да, шул исәптән Кыш бабай белән Карсылу да, боздан булачак. «Төзелеш» чималы китерелгән инде.Шәһәрнең башка төбәкләрендә дә бәйрәмгә әзерлек бара. Үзәк паркта аның хезмәткәрләре икенче атна инде шугалак катыра. Аның эргәсендә дә чыршы һәм таучыклар корылачак. Тагын бер бәйрәм мәйданчыгы чаңгы базасында урнашачак һәм тимер юл аръягында яшәгән туймазылыларның ял урынына әвереләчәк.
Читайте нас