Илебездә беренче тапкыр узган “Русия тәме” бәйгесендә төбәк гастрономия брендлары өчен икенче атна инде тавыш бирү бара. Бәйгегә тәкъдим ителгән гаризалар саны буенча Башкортстан алдынгы урында. Республикадан 26 гариза тапшырылган – бу бал, талкан, кымыз, күәс, корыт, казы, минераллы су, үлән чәйләре һәм башкалар. Алар барысы да “Халык карары” бүлегендә катнаша. Әлегә республика ризыклары арасында башкорт балы беренче урында. Аның өчен 2000ләп тавыш бирелгән. Бу начар күрсәткеч түгел, әмма яхшысы да дип булмый. Мәсәлән, бурятларның итле камыр ризыгы кимендә 11 мең тавыш җыйган инде.
Республика ризыклары өчен тавыш бирергә өндибез. Моны 2 декабрьгә кадәр бәйге сәхифәсенә теләсә кайсы вакытта кереп эшләргә була:
https://вкусыроссии.рф.