“Яшьләр” төбәгендә яшәүчеләр Островский урамы, 28а йорты яныннан аккан Туймазы инеше аркылы салынган басманы тәртипкә китерүне сорап, шәһәр хакимиятенә бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәде. Быел шәһәр бу мәсьәләне хәл итүгә җитди кереште.
Җентекле ремонтны шәхси эшкуар З. Нә-биуллина белгечләре башкарды. Алар бетон түшәмәгә металл челтәр түшәде, бизәкле култыксалар урнаштырды.