Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Көнүзәк
20 Ноября 2020, 12:15

Салым барысына да кайтарылмаячак

Салым хезмәткәрләрен чынбарлыкта түләнмәгән тупланма пенсиягә өстәмә иганәләр буенча җәмәгать салым чигерүләрен кайтаруга кешеләр тарафыннан тапшырылган 3-НДФЛ декларацияләре саны кинәт артуы борчый

Салым хезмәткәрләрен чынбарлыкта түләнмәгән тупланма пенсиягә өстәмә иганәләр буенча җәмәгать салым чигерүләрен кайтаруга кешеләр тарафыннан тапшырылган 3-НДФЛ декларацияләре саны кинәт артуы борчый. Русия Федерациясе Салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы 27нче район-
ара инспекциясендә безгә бернинди дә салым кайтарылмаячагын аңлаттылар.
Бу чигерүгә кызыксыну җәмәгать челтәрләре, мессенджерлар аша, Пенсия фонды мәгълүматларыннан файдаланып, салымны кайтару турында җентекләп аңлатучы текст һәм видеоязма чәмле таратылуга бәйле.
Халыкка “Дәүләт хезмәтләре” порталында страховкаланган затның шәхси исәбе торышы турында Пенсия фонды күчермәсе алырга һәм җәмәгать чигерүе сыйфатында шушы күчермәдәге күләмне күрсәтергә тәкъ-дим ителә. Аннары «Салым түләүченең шәхси ка-
бинеты»нда 3-НДФЛ дек-ларациясе тутырасы һәм акча аласы кала.
Шул ук вакытта әлеге схеманы таратучы затлар кешене салымнарны кире кайтарып алуда һәм байтак танышларының моны эшләвендә инандыра.
Бу дөрес түгел. Чынбарлыкта эш бөтенләй башкача, һәм бөтен кеше дә салымын кайтарып алалмаячак! Чигерүдән үз пенсиясе күләмен арттырырга теләп, моның өчен Пенсия фондына тиешле гариза юллаган, үз исәбенә өстәмә иганәләр түләгән һәм моны документлата раслаган кешеләр генә файдалана ала. Моның өчен:
я банк аша Пенсия фондына иганәләр түләү турындагы документлар;
я эш бирүчедән хезмәт хакыннан тотып калып, Пенсия фондына күчерелгән иганә күләме турындагы белешмә тәкъдим итү зарур.
Мондый гариза язмаган һәм өстәмә иганә түләмәгән кешеләрнең чигерү алуга хакы юк.
Шул ук вакытта “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алынган Пенсия фонды күчермәсе чыгымнарны раслаучы документ булалмый һәм чигерү ясау өчен нигез түгел. Моннан тыш, халыкка чигерү сыйфатында кабул итәргә тәкъдим ителгән акча я гомумән Пенсия фонды иганәсе түгел, я эш бирүче чыгымнары ул, тик чигерүгә дәгъва иткән кешенеке түгел.
Салым хезмәткәрләре җәмәгать челтәрләрендә мондый хәбәр таратуны мутлашу дип атый һәм тикшерелмәгән чыганак мәгълүматларына ышанмаска, аларны таратмаска һәм үз шәхси кабинетларыгыздагы мәгълүматны өченче затларга тапшырмаска өнди.
Әгәр салымны кайтарып алуга декларация тапшырылган булса, җәмәгать салым чигерүе күрсәткече нульгә тиңләштерелгән аныкланган декларация тәкъдим итү зарур, аны “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” хезмәте аша салым оешмасына юлларга, инспекциягә шәхсән китерергә, вәкил аша җибәрергә, почта аша юлларга, яки МФЦ аша кәгазь чыганакта тапшырырга була.
Читайте нас