Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Көнүзәк
20 Ноября 2020, 12:12

Акчаны җиргә күммәс өчен

Чүпне сортларга аеру комплексы барлыкка килү калдыкларның 80 процентын эшкәртү мөмкинлеге бирәчәк

Районда чүпне сортларга аеру комплексы (МСК) төзү төгәлләнә. Ул елына 100 мең тонна калдыкны эшкәртә алачак. Комплекс 1,5-2 айдан эшли башлар дип фаразлана. Төзү һәм җиһазлауга 140 миллион сум акча салынган объект сигез дистә кешене эш белән тәэмин итәчәк. «Экология Т» җәмгыяте җитәкчесе Илнур Шакиров төзелеп килүче чүпне сортларга аеру комплексы турында бәян итә.
Ашлыкны күлчәдән аерырга
— Илнур Җәмилович, МСК төзүнең асылы нидә?
— Чүп реформасының асылы – икенчел чималны чәмле аерып алу һәм кабат куллану исәбенә туры мәгънәдә җиргә күмелгән калдыклар күләмен киметү. Реформаның тәүге ике елында безнең алда һәркайда чүп чыгаруны оештыру мәсьәләсе торды. Бу бурычны үтәдек дип исәплим. Хәзер чүпне аерып җыюга күчү зарур. Чүпне сортларга аеру комплексы барлыкка килү бу эшнең дәвамы булачак. Чөнки бүген кулланылган аерып җыюда да калдык-лар чимал төре, төсе һ.б. буенча сортларга аеруны таләп итә.
— Димәк, МСК барлыкка килгәнче кешеләр калдык-
ларны аерып җыйган, аннары каты көнкүреш калдыклары полигонына илтеп күмгән булып чыга?
— Юк, калдыкларны сортларга аеру полигонда кулдан башкарылды, аларның бер өлеше якындагы МСКга озатылды. Әмма кешенең бу эшкә җәлеп ителүе мөһим: калдыкларны аерып җыю өчен тәүге контейнерлар урнаштыра башлагач, аларны аена бер тапкыр гына бушата идек – акрын тулдылар. Бүген – атнасына бер тапкыр. Кеше бер чиләккә, аннары бер контейнерга органика, пластик һәм пыяланы җыярга ярамавын аңламаса, мондый комплекслар төзүнең мәгънәсе булмаячак.
— Әмма кеше психологиясен үзгәртүгә еллар таләп ителә.
— Безнең моңа вакытыбыз юк. Бу эшне шуңа да реформа дип атыйлар, чөнки кыска вакыт дәвамында тоташ илебезнең дөньяга карашын үзгәртү зарур. Бу күптән кирәк иде инде – елдан-ел арта баручы чүп өемнәре әйләнә-тирә мохитне агулый. Без исә моңа кадәр кыл да кыймылдатмадык диярлек. Сүз планета күләмендәге каза турында бара. Менә берничә мисал: экологлар мәгълүматлары буенча галәмдә яшәүче һәр кеше көн саен бик вак 330 пластик кисәкчәсе ашый һәм сулый. Күптән түгел Мариан иңкүлеге төбендә пластик капчык табылган. Моңа аптырыйсы юк – 30-40 ел элек без кибеткә еллар буе бер сумка белән йөрсәк, хәзер барган саен берничә капчык алабыз. Шуны да онытмагыз, бу капчык эчендә бихисап башка капчыклар, тартмалар да бар. Кирәге калмагач, без аларны чүп чиләгенә ташлыйбыз, бер-ике көннән алар шәһәр яисә авыл чүплегенә эләгә.
— Тәҗрибәдән күре-нүенчә, аңлату гына хәлне үзгәртә алмый: кеше гадәттә аны «Миңа файдалымы, юкмы?» күзлегеннән чыгып бәяли.
— Чыннан да, узган гасырның 90нчы елларына кадәр урамнарда макулатура таралып ятмый иде, пыяла турында сүз дә юк. Чөнки сөт, лимонад шешәсе аның эчендәгедән кыйммәтрәк иде. Пандоматлар (икенчел чималны тапшырып, акча алу мөмкинлеге биргән автоматлар) урнаштыру мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр, бәлки. Мондый агрегатлар Европаның байтак илләрендә куелган, калдык-лар җыю һәм чыгару хезмәте анда шактый кыйммәт. Кешегә сайлау мөмкинлеге бирелгән: азрак түләргә теләсәң – икенчел чимал тапшыр. Көнбатышта закон кабат эшкәртергә мөмкин булган билгеле калдыкларны ташлауны тыя. Пыяла савытны уртак контейнерга саласың икән – штраф түлә.
Эшкәртүне 80 процентка җиткерергә
— Комплекс эшли башлагач каты көнкүреш калдыклары полигонына күпме чүп китәчәк, күпмесен кабат эшкәртергә мөмкин булачак?
— Бу кешеләрнең калдык-ларны никадәр тырышып җыюына бәйле. Туймазыда һәр мәйданчыкта икенчел чимал җыю өчен аерым контейнер урнаштырылган, анда пластик, калай банкалар һәм пыяла салырга була. Әмма анда башка төрле чүп салып, эшне бозачак мәгънәсез кеше һәрчак табылачак. Моңа юл куймас өчен без челтәр контейнерлар урнаштырдык. Бу тәртипкә өйрәтә – кешеләр кемнең мәсьәләне аңлавын, кемнең үзен дуңгыз сыман тотуын күрә. Кабатлыйм – өйдә тулысынча органиканы аерырга өйрәнсәк, икенчел чимал да артачак. Кәгазь, пластик, металл, пыяла турында сөйләгәндә – гомуми күләмнең 15 процентына кадәр. Бу аз түгел: бүген Русия полигоннарының күбесе өчен 5 процент та – ирешә алмаслык хыял. Органиканы да эшкәртергә өйрәнсәк, ә аңардан компост ашлама эшләргә була – 80 процентка кадәр. Якын киләчәктә бу максатта полигонда биокомпостлау мәйданчыгы төзергә уйлыйбыз.
— Кеше психологиясен тиз генә үзгәртә алмадык ди. Бу очракта МСК төзү барып чыкмаячакмы?
— Башка җиһазлар исәбендә бирегә тиздән «Грохот» системасы кайтачак. Ул органиканы 30% калдыктан янә кулланылачак чыганак алырлык итеп иләү мөмкинлеге бирә. Әмма уртак кызыксыну булганда гына – чираттагы тапкыр «кеше факторы» турында әйтәм – бу күрсәткеч югары булачак.
— Теләсә нинди сәнәгать табышлы булырга тиеш. МСК барлыкка килү үзен икътисади яктан аклыймы?
— Пыяла җыю мисалында аңлатам. Яшел, ак, күк шешәләрне бер өемгә ташласак, бер килограммы өчен безгә 50 тиен бирәләр. Аерым җыйсак – өч сум. Пластикка да кагыла бу: төсе буенча аерылган һәм кысылган ПЭТ-шешәнең килограммын 25 сумнан сатабыз. Пластикны юып, вакласаң, бу сан икеләтә арта. Шуңа күрә бездә пластикны эшкәртүгә әзерләү цехы булачак. Моннан тыш, әле без пыяла заводлары белән сөйләшү алып барабыз, ватык пыяланы шомарту җиһазы урнаштырырга исәп. Бу аны озатуны арзанайтачак һәм бракны киметү мөмкинлеге бирәчәк. Әмма болар киләчәккә, чимал җитәрлек дәрәҗәдә тупланган очракта тормышка ашырасы планнар.
— Илебездә чүпне сортларга аеру комплекслары күбәеп китсә, сату-озату уңаеннан каршылыклар тумасмы?
— Юктыр дип уйлыйм. Бездән кәгазь, пыяла һәм башкаларны кабул итүче предприятиеләр табылмаса – аларны үзебез ачачакбыз. Пыяла, пластик, катыргыны кабат җитештерү чималы һәрвакыт кирәк булачак.
Чиратта – пандоматлар
— Яңа комплекс барлыкка килгәч, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына ихтыяҗ кимемәсме?
— Якын киләчәктә бу булмаячак әле. Аның каравы, полигон әлеге кебек тиз үсмәячәк. Аны куллану вакыты да әлеге 15тән 45 елга кадәр артачак. Муниципалитет чистарачак. Чөнки комплекс елына 100 мең тонна калдыкка исәпләнгән, Туймазы районында исә ел саен 36-40 мең тонна җыела. Аны шуңа җиткерү өчен чималны күрше районнардан ташыячакбыз. Ассызыклыйм – калдыклар түгел, ә чимал.
Биредә 80-100 эш урыны оештырылачак. Тик алмаш мәсьәләсе әле дә киеренке. Мәсәлән, безнең чүп ташу машинасы шофёры бер атна эшләп, бер атна ял итү графигында 35-40 мең сум ала. Әмма кеше җитми! Шуңа күрә алмаш мәсьәләсен хәл итүнең бар юлларын карыйбыз. Бәлки, башка төбәк халкын җәлеп итәрбез.
— Яңа комплекс уңышлы эшләп китеп, проект куәтен аклады ди. Аннары нәрсә?
— Киләсе бурыч – без туплаган икенчел чималны эшкәртү сәнәгате төзү. Һәм пандоматлар урнаштыру.
Алексей ШИЛЬНИКОВ
Читайте нас